Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Җаваплы вазифа башкаручы, ныклы рухлы ханым

Безнең татар халкында алма агачыннан ерак төшми, дигән күркәм әйтем бар. Районыбызның мөхтәрәм гаиләсеннән булган Ландыш Госман кызына да бу халык бәяләмәсе бик туры килеп тора.

Хезмәт юлларын педагогикага, яшь буынны тәрбияләүгә, актив җәмәгать эшчәнлегенә багышлаган олы ихтирамга лаек затлар — Госман Мәхмүт улы белән Хәят Гомәр кызының уртак мәхәббәт җимешләре булган кыз — бүген әти-әнисенең матур эшләрен дәвам итеп, районның җитәкчелек даирәсендә әйдәп баручы билгеле кеше. Бүген ул 50 яшьлек түгәрәк юбилеен билгеләп үтә. Аны иртән матур гомер бәйрәме белән котлап, район башлыгы Разиф Кәримов ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. 

Зәй җирлегендә кем белән генә аралашсаң да, акыллы фикер йөртүче, үз эшен белеп башкаручы, нинди генә шартларда да уртак тел таба белүче, әти-әнисенең матур сыйфатларын җыйган, дип юкка гына әйтмиләр Ландыш Ананьева турында. Шуңа да аңа район җитәкчелеге иң җаваплы эшне — муниципаль район Советының аппарат җитәкчесе вазифасын зур ышаныч белән йөкләде. Агымдагы елның маенда аның бу «дилбегәне» тарта башлавына да 7 ел тула. 

«Ландыш Госмановнага бу вазифаны тапшыруыбызга бик канәгатьмен. Бу эшкә нәкъ менә аның кебек характерлы кеше кирәк тә. Ул — белеме буенча да, контактлар урнаштыруда да, төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәмче буларак та уң кулым. Үз йөкләмәсен төгәл башкаручы кадрлар бик кадерле, Ландыш Ананьева бу таләпләргә бик туры килә. Мин аңа бик рәхмәтле, юбилее белән чын күңелдән тәбриклим», — ди район башлыгы Разиф Кәримов. 

1975 елның 20 февралендә районның Аксар авылында ирле-хатынлы педагоглар — Мухамовлар гаиләсендә дөньяга аваз салган Ландышка кече яшьтән белемгә тартылу, педагогларга хас тыйнаклык сеңә бара. Әтисе төрле фәннәр укыту өстенә, мәктәп директоры, район мәгариф идарәсе башлыгы булган, әнисе балаларга математикадан белем биргән кызга мәктәптә укыган чорда да бернинди шуклыклар кылмыйча, әти-әнисенә борчу тудырмаслык итеп, һәрчак үрнәк булырга туры килә. Чөнки укытучылар баласына игътибар һәрчак бермә-бер артыграк, сынатырга ярамый. Һәм менә шул таләпләр аны үсмер чордан ныклы рух, әйләнә-тирәдәгеләр белән дустанә мөгамәлә урнаштыру, оештыру сәләтен формалаштыруга өйрәткәндер дә, мөгаен. 

Мәктәпне тәмамлагач та ул һөнәр сайлау чорында икеләнеп тормый. Яхшы билгеләргә генә мәктәпне тәмамлаган кыз Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетына укырга керә. Инглиз һәм немец телләре укытучысы белгечлеген үзләштерә. Шул рәвешле ул ана теле — татар телен, рус телен камил белүе өстенә, инглиз һәм немец телләрендә дә иркен аралаша. Хезмәт юлын Казанда балалар бакчасы тәрбиячесе сыйфатында башлый, башкала мәктәбендә чит телләр укыта, җитештерү предприятиесенең оештыру эшләрендә дә үзен сынап карый. Ә инде 2000 елда туган төбәге Зәйгә кайтып төпләнә. Биредә никахларны теркәү бүлегендә, район Советының оештыру бүлегендә әйдәп баручы, баш белгеч вазифаларында эшли. Район Советы һәм башкарма комитетның оештыру бүлеге җитәкчесе вазифаларын да башкара. Ә инде 2018 елның 25 маеннан ул — район Советы аппараты җитәкчесе. 

Җаваплы вазифада эшләүче гаиләле хатын-кызга өйдәге тормыш яшәешен алып барырга вакыт бик күп калмый билгеле. Әмма Ландыш Госмановна тормыш иптәшенә дә, улы, кызына да, өлкән яшьтәге әти-әнисенә дә җылылыгын бирергә тырыша. Бик еш булмаса да, бергә җыелган мизгелләрне алар матур итеп, күңел түрендә мәңге сакланырлык итеп үткәрергә омтылалар. Андый вакытлар гаилә альбомына урнаша бара. 

Ландыш Ананьеваның хезмәтенә хөрмәте дә бар. Ул район җитәкчелегенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән, Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе Мактау грамотасына ия. ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәте, республика профсоюз комитеты Мактау грамотасы, «ТРда җирле үзидарә үсешенә керткән өлеше» медале белән бүләкләнгән, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен алган. 

Без дә Ландыш Госман кызын юбилее белән тәбрикләп, аңа сәламәтлек, уңышлар, гаилә иминлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев