Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

Әниләр көнендә юбилеен билгеләп үтүче анага изге теләкләр

Сармашбаш авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Җәвидә Таһир кызы Әюповага бүген — 26 ноябрьдә, нәкъ әниләр көнендә 70 яшь тула.

Сармашбаш авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез, тормыш иптәшем Җәвидә Таһир кызы Әюповага бүген — 26 ноябрьдә, нәкъ әниләр көнендә 70 яшь тула.
Сабыр, изге күңелле, нигезебезнең кояшы булган әниебез!
Сине матур бәйрәмең белән чын йөрәктән тәбрик итәбез. Алдагы тормышыңда ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы белән балаларың, оныкларың, туганнарың янәшәсендә куанычлы, бәрәкәтле гомер итүеңне телибез. Туачак таңнарың һәрвакыт аяз, нурлы булсын. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың кайгы-хәсрәтсез, озын булсын. Әтиебез белән тигезлектә, йортыбыз учагын сүндермичә, озын-озак еллар яшәргә язган булсын!
Әниебез, син булганга без бәхетле бу дөньяда. Син булганга туган нигезебезгә шатланып кайтабыз.


Әни, диеп әйтер кешең булу,
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса — уртак була,
Кайгыларың булса — югала.
Әни бит ул — өйнең яме,
Ә тормышта — олы бер терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә бик кирәк.


Иң изге теләкләр белән кызларың Эльза, Эльмира, киявең Ильмир, оныкларың Динара, Әмирхан, Радмир һәм әтиебез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев