Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

Алтын туегыз котлы булсын!

Бүген – 17 июльдә Галина һәм Иван Кузьминнар алтын туйларын билгеләп үтә.

Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз! Сезне чын күңелдән алтын туегыз белән тәбрик итәбез.  50 ел бергә бер тормыш сукмагыннан атлау аз гомер түгел, тормышның бит аның төрле вакытлары була, сез һәр сынауны лаеклы үтеп, безгә матур, түгәрәк гаиләдә яшәү мөмкинлеге бирдегез, әле дә  гаилә учагы ялкынын дөрләтеп, һәрберебезгә  җылылык биреп, берләштереп торасыз. Шуңа да  оныкларыгызның яраткан әби-бабасы булып, аларны да үзегезгә, төп нигезгә тартасыз.

Кадерлеләребез, алда туар таңнарыгыз тыныч, көннәрегез якты булсын. Ходай сезгә тигезлектә, балалар-оныкларыгызның игелеген, шәфкатен күреп, куанычлы, бәрәкәтле мул тормышта сөенеп, озын-озак бергә яшәргә насыйп итсен.

50 ел сез яшисез
Иңнәрне иңгә куеп.
Барыбызны куандырып,
Яшәү шатлыгын тоеп.
Алтын туйга кадәр яшәү
Үзе бәхет түгелме?!
Тырыш хезмәтегез бизи
Сезнең узган гомерне.
Сәламәтлек, бәхет, 
                                  шатлык белән
Озак еллар гомер итегез.
Пар канатлы, бер-берегезгә 
                                     терәк булып,
Бриллиант туегызга җитегез!

Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Сергей-Елена, Елена-Эдуард, оныкларыгыз Кирилл-Василиса, Данил,  
Дмитрий, Элина, Азалия, оныкчыгыгыз Варвара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев