Алтын туегыз белән котлыйбыз!
Сармашбаш авылында яшәүче газиз әти-әниебез, яраткан әби-бабабыз Кадрия Галим кызы һәм Хәйдәр Каюм улы Рәхмәтовларның гаилә корып бергә яши башлауларына — 50 ел.
Иң кадерле, иң газиз, иң яраткан әти-әниебез, уртак, матур бәйрәмегез котлы булсын. Лаеклы тормыш юлы үтеп, тырыш хезмәт белән яшәп, йөзләгән яшь кешегә белем һәм тәрбия биреп, без — ике улыгызга гомер бүләк итеп, олы тормыш юлына бастырып, хәзер безнең гаиләләребез, оныкларыгыз өчен дә сөенеп, бик бәхетле яшисез. Рәхмәт сезгә, кадерлеләребез, барысы өчен дә.
Туган йортыбызда һәрчак әти-әни назы, сезнең җылыгыз, тәмле ризыкларыгыз көтә безне. Әле бу бәхетле мизгелләр күп еллар дәвам итсен. Авырмагыз, боекмагыз, елларга бирешмәгез. Гел шулай кояш кебек балкып яшәгез, газиз кешеләребез.
Кирәк түгел алтын-көмеше дә,
Читтә торсын барлык байлыклар.
Ишек ачып өйгә кайтып кергәч,
Каршы алу өчен әти-әни бар.
Әти булган йортның бәхете зур,
Әни — анда олы бер терәк.
Бу дөньяда авырлыклар күрми
Яшәр өчен безгә сез кирәк.
Изге теләкләр белән улларыгыз Марсель, Рөстәм, киленнәрегез Гөлүсә, Гөлназ, оныкларыгыз Алмаз, Азат, Энҗе, Динар, Данияр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев