Алтын туегыз белән котлыйбыз!
Сәвәләй авылында яшәүче Прасковья Павловна белән Борис Иванович Черкасовларның бергә гаилә корып яшәүләренә 12 июльдә 50 ел тула.
Кадерле әти-әниебез, әби-бабабыз, сезне чын күңелебездән алтын туегыз белән котлыйбыз. Еллар узган саен, яшәгән саен, без сезгә карап сокланабыз. Ходай насыйп иткән гомерне мәгънәле һәм матур итеп яши беләсез. Сез безнең өчен зур бер өлге, оныкларыгыз өчен үрнәк булып торасыз. Тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти-әниебез, без сезгә чиксез рәхмәтле. Һәр туар таң бәхет-шатлык, куанычлар гына алып килсен. Еллар тыныч булып, балаларыгыз, оныкларыгызга куанып, озак еллар бергә яшәргә насыйп булсын. Сезгә бәрәкәтле тормыш, бәхетле картлык, тигезлек, сәламәтлек телибез.
Ходай биргән олы бүләк бит ул
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Тагын бик күп еллар тигезлектә
Матур парлар булып яшәгез.
Сәламәтлек ныклы юлдаш булсын,
Балкып торсын тормыш чәчкәгез!
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Лариса, Александр, киленегез Раушания, киявегез Александр, оныкларыгыз Петр, Винария һәм Алина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев