Алтын туегыз белән чын күңелдән котлыйбыз!
Гүзәлия һәм Ядкар Гариповларның бергә яшәүләренә шушы көннәрдә 50 ел тулды.
Сармашбаш авылында яшәүче кадерле әтиебез Ядкар Зариф улы моннан нәкъ 50 ел элек мәктәптән үк күз атып йөргән Гүзәлия Габделхак кызына тәкъдим ясый. Тырыш, акыллы, эшчән әтиебезгә әниебез каршы килми. Шулай итеп яңа Гариповлар гаиләсе барлыкка килә. Менә инде биш дистә елдан артык бер-берсенә булган хисләрен үзгәртмичә, мәхәббәтләрен вакламыйча, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча, авылыбызның үрнәк гаиләсе булып гомер кичерәләр алар.
Кадерлеләребез, сезне чын күңелдән алтын туегыз белән котлыйбыз. Безнең өчен җир йөзендә сезнең йортыгыздан да нурлы йорт, сезнең йөзләрегездән дә ягымлы йөз юк. Шундый әти-әниебез булу белән без чиксез бәхетле. Сезнең тырышлыкка бар авылдашлар, туганнар соклана. Киләчәктә дә сау-сәламәт булыгыз, һәр туар таң сезгә бәхет-шатлык, куаныч-сөенечләр генә китерсен. Пар канатларыгыз кае-рылмасын, оныклар авазыннан гөрләп торган йортыбыз тәрәзәләрендә беркайчан да гаилә уты сүнмәсен. Җәннәт рәхәте, оҗмах хозурлыгы насыйп итсен сезгә Аллаһы Тәгалә!
Тулы тормыш белән яшисез сез,
Нәтиҗәсе мәгълүм һәркемгә.
Бәхет, шатлык, бары тик иминлек
Юлдаш булсын сезгә гомергә.
Матур-матур оныкларның әле
Бәбиләрен язсын күрергә.
Көзге сукмаклардан җитәкләшеп,
Язмыш үрләренә менәргә!
Иң изге теләкләр белән балаларыгыз Айдар-Венера, Ләйлә-Илназ һәм 4 оныгыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев