Алтмыш яшьлек юбилеегез белән!
Аксар авылында яшәүче якын кешебез Таһирҗан Нурулла улы Шакирҗановның бүген 60 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез, кодабыз!
Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз! Ходай сиңа алдагы көннәрдә дә саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге, яшәү дәрте, иминлек, гаилә тигезлеге бирсен. Сез әниебез Гөлсинә белән авылыбызның күркәм пары булып, без - балаларыгызга үрнәк, матур тормыш кичерәсез. Алгы көннәрдә дә гаиләбезнең алтын баганасы, ныклы терәге булып, озын бәрәкәтле гомер кичерсәң иде. Чын ир-егет нинди була ул, дисәләр, ул, һичшиксез, син әти! Әниебезне кадерләп яшәвең, без- балаларың өчен җанын да кызганмый торган әти булуың өчен мең рәхмәт, сиңа. Ә кода-кодгыйларыңа хөрмәтле, ярдәмчел булуың белән ихтирам казандың. Алга таба да дус-тату, күркәм гаилә булып гомер итәргә язсын. Тормыш барган саен без барыбыз да синең зирәклегеңә, уңганлыгыңа, гадилегеңә, тугры, олы йөрәкле, һәр нәрсәгә җаваплы булуыңа сокланабыз.
Олы синең биргән киңәшләрең,
Туры синең әйткән сүзләрең.
Шатлык, сөенечтән генә торсын,
Син үтәсе гомер юлларың.
Аллаһ сиңа озын гомер,
Гомерле шатлык бирсен.
Кайгы- хәсрәтсез тормыш,
Бәхетле картлык бирсен.
Изге теләкләр белән кызың Чулпан, киявең Айдар, оныкларың Айгиз, Язилә, кода-кодагыең Мөнзил белән Венера.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев