Актив аксакал
Аксар авылында гомер итүче Раиф Шәйхиев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Яшьләрне көнләштерерлек яшәү дәрте, активлык, хезмәт сөючәнлек анда. Әлеге сүзләрне, һич икеләнмичә, бүген 90 яшен тутыручы районыбызның Аксар авылы аксакалы Раиф абый Шәйхиев турында әйтәмен.
Шушы авылда кендек каны тамган, шушы туфракта яланаяклы малай чаклары узган, шушында егет булган, тормыш корган, балалар үстергән, оныклар-оныкчыклар сөйгән мөхтәрәм зат – кул көчен, егәрен туган төбәгенә багышлаган, үз туган җиренең солтаны. Ул урамнан узганда бүген олысы да, кечесе дә тирән хөрмәт белән исәнләшә, саулыгын сорый, ә ул һәрберсенә ачык йөз белән сәламен бирә, яшьләрдән әти-әниләре турында сораштыра.
Раиф Мирзасалих улы хезмәт юлын колхоздагы иң авыр, җаваплы хезмәтләргә багышлаган. Ул Аксарның республикада билгеле Социалистик Хезмәт Герое Мария Хөснетдинова бригадасында аның уң кулы була. Советлар Союзы чорының дәрәҗәле бүләкләрен ала. Раиф Шәйхиев “Почет билгесе” ордены, “Владимир Ленин тууга 100 ел тулу” медаленә ия. Колхоз эше күп вакыт, энергия сарыф итүне сорауга карамастан, Раиф абый үзе корган ныклы нигезне бөтен, саллы итәргә тырышып яшәве, тапканыннан тәм таба белүче, аларны мохтаҗлар белән уртаклашып яшәүче кеше буларак та билгеле. Күрше Имәнлебаш авылы кызы Илгизәсе дә үзе кебек чырыш-тырыш буларак аңа пар килгән. Алар әнә шундый күркәм гаиләдә биш бала тәрбияләп үстерделәр һәм аларның барысы да үзләре кебек үрнәк, тәрбияле, эш сөючән булып тормышта үз урыннарын таптылар, хәзер инде онык-оныкчыклары – әби-бабайның зур куанычлары.
– Олыгайган көндә Илгизәм белән икебез балалар, онык-ларыбыз йөз аклыгыбыз булуына куанып бетә алмыйбыз. Балачакта аларны нык эшләтеп үстерәбез бугай дигән уйлар килгәләсә дә, хәзер бу тәрбиянең дөрес булуын күреп, күңел сөенә. Балаларыбыз үз тиңнәрен табып, матур тормыш кора белделәр, алар хәзер төп нигезгә күпләп кайтып, без – олылар тормышын бизиләр, – ди Раиф абый.
Үзләре кебек, биш баланың өчесе туган районнарында төпләнеп калдылар, тырыш хезмәт итәләр, икесе – күрше Чаллы шәһәрендә хезмәтләре белән билгеле кешеләр. Тормышында сикәлтәле, авыр мизгелләр дә шактый була Раиф Шәйхиевның. Әмма ничек кенә булса да, ул авырлыкларны эчкә йотып, күркәм тормыш итәргә тырыша. 90 яшен каршы алуына карамастан, каралты-кураны да нык тоту ягында, алай гына да түгел, аның кебек бакча тәрбияләп торучы тирә-юньдә юк.
“Иң начар һава торышлы елда да аның бакчасында мул уңыш була. Элегрәк ул үстергән помидор үсентеләренә чират була торган иде, чөнки куе яшел төстәге, юан сабаклы үсентене бары Раиф абый гына үстерә ала”, – ди авылдашлары.
Әле хәзер дә бу шөгылен бөтенләй ташлап бетермәгән, үзеннән арткан үсентеләрне күрше-күләнгә, таныш-белешләргә өләшә.
Динебезгә дә бик ихтирамлы аксакал: биш вакыт намазын калдырмый. Ул, Аксар авылы имамының урынбасары буларак, авылдагы һәртөрле дини йолаларны башкаруның уртасында кайный. Корбан чалу вакытында аңа алдан ук язылып куялар, чөнки догасын кылып, малны чалу тәртибен яхшы белүче кеше ул. Олы яшьтә мин дип тормый, кышын мәчет тирәсен кардан чистартып тора, язын гөрләвекләргә юл ача. Кыскасы, мәчет тирәсе һәрвакыт аның тәфсилле каравында. Район мөхтәсибәтендә дә Раиф ага Шәйхиевның дини эшчәнлекне оештыру сәләтен югары бәялиләр. Юбилее уңаеннан бу көннәрдә Аксар авылы мәчетендә район имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин булып китте. Ул мәчет картлары алдында тирән хөрмәт белән Раиф Мирзасалих улына Рәхмәт хаты тапшырды.
– Аксар авылы мәчетенә керткән эчкерсез хезмәтегез, ислам кыйммәтләрен саклавыгыз һәм ислам динен таратуга керткән көчегез өчен олы рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Кылган бөтен изге гамәлләрегез кабул булып, Раббыбызның рәхмәт-шәфкатенә ирешүегезне телим, – диде ул.
Авыл җирлеге башлыгы Юрий Гыйльманов та Аксар өчен җан атып торучы аксакалга рәхмәттән башка сүз юк, ди. Чөнки төрле күмәк өмәләрне, авыл зиратын тәртипкә китерүне башлап йөрүче Раиф абыйның һәркемгә сүзе үтә.
Кыскасы, Раиф абый Шәйхиев – Аксарның “йөзек кашы”на тиң карт. Аңа әле саулыкта, Илгизә апа белән бергәләп балалары арасында шөкер итеп, озын гомер итүен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев