90 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!
Аксар авылында яшәүче кадерле кешебез – Раиф Мирзасалих улы Шәйхиевка бүген 90 яшь. Без аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз.
Кадерле әтиебез, бабабыз! Син яшьтән эш арбасына җигелеп, армый-талмый, бар җаныңны, күңелеңне биреп, озак еллар колхозда бригадир, завферма, завток, осеменатор булып тырыш хезмәт куйдың. Хезмәтеңә артык җаваплы карагангадыр, көчеңне дә, вакытыңны да кызганмадың. Эшеңдә макталдың, авылдашларыңның ихтирамын яуладың. Син бүген дә бертуктаусыз хәрәкәттә: йорт-җир hәрчак тәртиптә, кош-корт каралган, бакча ялт иткән, гөрләп җиләк-җимеш, яшелчә үсә. Әле җир җиләге, шомырт, мәтрүшкә өлгергәндә болын-урманнарны да урап кайтырга яратасың. Шуның өстенә 5 вакыт намаз, Коръән уку, мәчеткә йөрү – синең көндәлек тормышыңның аерылгысыз гамәлләре.
Әнкәй белән тырыш хезмәт куеп төзелгән мул тормышта барыбызга да югары белем биреп, олы тормыш юлына озатуыгыз, безне дә хезмәтне яратырга өйрәтүегез өчен зур рәхмәт сезгә!
Бер ел элек авыр тормыш сынавы да кичерергә туры килде безнең гаиләгә, бала югалту ачысын зур сабырлык белән, нишлисең инде, тәкъдирендә шулай язылгандыр, дип кабул итеп, әнкәй белән сынмыйча-сыгылмыйча, бер-берегезне юатып, алга таба яшәргә көч таба алдыгыз.
Әти, син hәр эштән тәм таба белүең, хәләл ризык кына куллануың, ил-көн яңалыкларын калдырмый, hәрнәрсәдән хәбәрдар булуың, шушы яшеңдә дә тормыштан ямь табып яшәвең белән балаларың, кияү-киленнәрең, онык-оныкчыкларың өчен үрнәк булып торасың.
Гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлап, hәр көнеңнең бәхеттә, шатлыкта, исәнлек-саулыкта үтүен телибез. Туган йортыбызда hәрвакыт җылылык hәм бәрәкәт булсын. Алга таба да без – балаларыңны, оныкларыңны сөендереп, әнкәй белән бергәләшеп, бер-берегезгә терәк-таяныч булып гомер кичерергә язсын. Рәхмәт сиңа, әти, ихлас күңелең, балкып торган йөзең, кирәкле киңәшләрең өчен. Киләчәктә дә күңел көрлеге, җан тынычлыгы насыйп булсын, башка кайгы-хәсрәт күрергә язмасын.
Иң изге теләкләр белән улларың-киленнәрең, кызларың-кияүләрең, онык-оныкчыкларың. Бу теләкләргә әниебез Илгизә дә кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев