90 яшегез котлы булсын!
Сәвәләй авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Гөлсәвия Салих кызы Сабаеваны чын күңелдән 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз.
Кадерле әниебез, әбиебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелебездән тәбриклибез. Сиңа ныклы сәламәтлек, балалар игелегендә, оныклар сөенечендә, туганнарыңның ихтирамын тоеп, озак яшәвеңне теләп калабыз. Сиңа тормышның күп авырлыкларын күрергә туры килгән, ныклы рухлы, эш сөючән булуың нәтиҗәсендә син аларны җиңеп, әтиебез белән бергәләп без — балаларыгызга матур тормыш бүләк иттегез. Рәхмәт сиңа, кадерлебез, барысы өчен дә.
Әни бит ул — өйнең яме,
Ә тормышта олы терәк.
Сәламәт бул, озак яшә,
Син бит, әни, безгә кирәк.
Төрле чакны күргәнсеңдер, әни,
Йөрәгеңдә күптер яра да.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Иң изге теләкләр белән кызың Роза, улларың Равиль, Юрий, киленең Минзилә, барча оныкларың, оныкчыкларың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев