Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

85 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!

26 сентябрьдә Сарсаз-Баграж авылында туып-үсеп, бүгенге көндә шунда гомер итүче яраткан, кадерле әниебез, әбиебез, карт әбиебез Анна Николаевна Минееваның 85 яшьлек юбилее.

Безнең кадерле кешебезне язмыш ныклыкка хәйран сынаган, ул барлык авырлыкларны җиңеп алга атлавы белән безгә үрнәк. Әниебез 42 яшендә биш бала белән тол калып, безнең барыбызны да белемле итеп, йоласына туры китереп туйлар ясап башлы-күзле итте, армия сафларына озатып каршы алды, безнең балаларыбызны тәрбияләшергә булышты. Урын өстендә калган сукыр бианасын җиде ел тәрбия кылды, әбиебез аңа хәер-фатихада, изге теләкләр теләп 93 яшендә бакыйлыкка күчте. Бала хәсрәте дә кичерде ул, ике улы, бер оныгы гүр иясе булдылар. Ана йөрәге барысын да кичереп, тормыш көтәргә үзендә көч тапты.

Әниебез бик киң күңелле, олы йөрәкле, ярдәмчел, туганчыл кеше. Аңа алга таба да ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез озын гомер телибез. Йортыбызның утлары әле сүнмәсен, балкып торсын. Киләчәктә дә балаларың, оныкларың әни, әби, карт әби дип өзелеп торсыннар.

Гомер атың арымыйча,
Йөзгә кадәр торсын үрдә.
Син булганда авыл да бар,
Туган йортыбыз да исән.
Ялгышмамын, син ул — әни,
Безнең терәгебез, дисәм.
Ә без сиңа озак еллар,
«Әни», диеп сөеп дәшик.
Балаларың, оныкларың
Белән бергә гөрләп яшик.

Изге теләкләр белән уллары, кызы, киленнәре, кияүләре, ун онык, унике оныкчыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев