70 яшьлек юбилеегыз котлы булсын!
Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Николай Михайлович Ивановка бүген 70 яшь тула.
Кадерле, газиз әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем! Без сине чын күңелдән олы, күркәм бәйрәмең –70 яшьлек юбилеең белән тәбрик итәбез. Безгә биргән дөрес тәрбияң, сабырлыгың, кайгыртучанлыгың һәм акыллы киңәшләрең өчен мең рәхмәт сиңа. Син һәрвакыт барыбызга да ышанычлы терәк, тормыш юлыбызда якты этәргеч булдың. Синең эш сөючәнлегең, кешелеклегең безгә һәрчак үрнәк булып тора. Без сиңа ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм озын гомер телибез. Әниебез белән бергә алга таба да тигезлектә, үзара аңлашып, оныкларыгызның уңышларына сөенеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын. Йөзеңнән беркайчан да елмаю китмәсен, ә күңелеңдәге игелек нуры безне һәрчак җылытып торсын. Без сине бик нык яратабыз һәм хөрмәт итәбез, әти!
Безнең өчен күпме тырыштың син,
Уйландың син гомер эчендә.
Онытмабыз, әти, һичбер вакыт,
Рәхмәт сиңа барысы өчен дә.
Сәламәтлек ташламасын сине,
Һәрбер көнең үтсен шатлыкта.
Яшәү яме, дөнья иминлеге
Юлдаш булсын сиңа картлыкта.
Кояш сиңа назлап нурын сипсен,
Таң җилләре назлап сөйсеннәр.
Бәхет, шатлык сиңа юлдаш булсын,
Кайгы-хәсрәт ерак йөрсеннәр!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Галина, улларың, кызың, киявең, киленнәрең һәм оныкларың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев