Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

70 яшьлек юбилеегыз котлы булсын!

Югары Мәлем авылында гомер итүче кадерле әниебез, әбиебез Гөлсинә Таҗи кызы Зәйнуллинага бүген 70 яшь тула.

Кадерле әниебез, әбиебез, сине чын күңелебездән олы юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Гомер юлыңда шатлыклар да, борчулар да җитәрлек булды, син аларны уфтанмыйча күтәрә белдең. Яшәү рәвешең без – балаларыңа, оныкларыңа матур өлге. Һәрберебезнең шатлык-хәсрәтен сыйдырырлык олы йөрәгең, һәммәбезгә бүлеп бирерлек җан җылың, сабыр канатың белән безне дә ышыклап яшәвең өчен рәхмәт сиңа. Ходай Тәгалә сине саулыктан аермасын. Нурлы йөзеңнән ягымлы елмаю югалмасын. Балалар-оныкларның шатлык-куанычларына күмелеп, озын-озак еллар сәламәт булып яшәргә язсын. 

Туган көнең белән котлап,
Җыелабыз синең яныңа.
Без бәхетле туган йортыбызда
Көтеп торган Әни барында.
Син булганда безнең тормыш матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Матур яшә, берүк исән-сау бул,
Син бит, Әни, безгә бик кирәк.

Иң изге теләкләр белән кызларың Лилия, Гүзәл, кияүләрең Илгиз, Газинур, оныкларың Булат-Алина, Айнур-Валерия, Раяз, Риназ һәм оныкчыгың Арслан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев