Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

70 яшьлек юбилеегыз котлы булсын!

Сармашбаш авылында яшәүче кадерле әниебез, яраткан әбиебез Гүзәлия Габделхак кызы Гариповага 7 гыйнварда 70 яшь тулды.

Әниебез! Син җир йөзендәге иң кадерле кешебез безнең. Ихлас күңелдән юбилеең — гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Син гаиләм, балаларым дип, гомереңне безгә багышлап яшисең. Саваплы гамәлләр белән кичелгән гомер юлыңда беркайчан да зарлануны белмәдең. Тәүлекнең кайсы гына вакытында кайтсак та, табының һәрчак әзер, йөзең ачык. Юмартлыгың, уңганлыгың, тырышлыгың безгә һәрьяклап үрнәк. Сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтеп, баш исәк тә, аз булыр. Киләчәктә дә әтиебез белән тигезлектә, бәхет-шатлыкка уралып, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгында озак еллар гомер кичерергә язсын. Оныклар авазыннан гөрләп торган йортыбыз тәрәзәләрендә беркайчан да гаилә уты сүнмәсен. Сезнең гомерегез никадәр озын булса, безнең тормышыбыз да шулкадәр шатлыклы һәм якты булыр.

Рәхмәт сиңа барысы-барысы өчен,
Игелегең кайтсын үзеңә.
Насыйп булсын йөзгә кадәр яшәп,
Оныкларың бәхетен күрергә.

Иң изге теләкләр беләң балаларың Айдар-Венера, Ләйлә-Илназ, оныкларың Алия-Адель, Лилия, Чулпан, Диләрә. Әлеге теләкләргә әтиебез Ядъкар дә кушыла. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев