Котлыйбыз!

65 яшьлек юбилей белән котлау

Чыбыклы авылында яшәүче Әбүзәр Галәлетдин улы Биккининга бүген, 12 сентябрьдә 65 яшь тула

Кадерле әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән матур юбилеең белән котлыйбыз. Син безнең ныклы терәгебез, безгә һәрвакыт төпле киңәшләреңне биреп, йөрәк җылыңны бүләк итеп яшисең. Һәр көннең ямен, тәмен тоеп, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, исәнлектә-саулыкта,  имин тормышта яшәргә насыйп итсә иде Ходай Тәгалә. 

Гомер иткән дәвердә югалтулар да күрергә туры килде. Әниебез белән безне кадерләп үстереп, олы тормыш юлына бастырдыгыз.  Олыгайган көнеңдә пар канатсыз калырга туры килде сиңа. Син бирешмисең, авырлыкларны  эш белән басып яшисең.  Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа. 

Еллар үтә торсын, сулар аксын,
Шатлык белән килсен яңасы.
Без телибез алда гомерләрнең
Бәрәкәтле, якты, нурлысын.
Озын гомер бирсен Ходай,
Тыныч булсын һәрчак җаннарың,
Кочак-кочак шатлык-куанычлар,
Алып килсен туар таңнарың.

Иң изге теләкләр белән кызларың-кияүләрең,  оныкларың.


Нет комментариев