Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

65 яшьлек юбилеегыз котлы булсын!

Зәйдә яшәүче кадерле сеңлебез, хөрмәтле тормыш иптәшем, яраткан әниебез, мәрхәмәтле әбиебез Гөлчәчәк Нури кызы Таҗиева бүген 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Кадерлебез, гомер бәйрәмең көнеңдә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, гаилә шатлыгы, күңел тынычлыгы, бәхет-куанычлар белән тулы озын бәрәкәтле тигез гомер телибез. Балаларыгыз, оныкларыгызның шатлыкларын, уңышларын, игелекләрен, кадер-хөрмәтен күреп, пар канатларыгыз каерылмыйча, бәхетле, мул тормышта яшәргә язсын сиңа Ходай Тәгалә. Ачык йөзле, киң күңелле, туганчыл син, нинди генә эшкә тотынсаң да, бар эшкә кулың ята. Әтиебезнең эшен дәвам итеп, гомер буе җаваплы эштә — хисапчы булып эшләдең, үз эшеңне яратып, җиренә җиткереп башкардың.

Тормыш юлы сикәлтәсез булмый, диләр, сиңа да бик күп авырлыклар, борчулар күрергә туры килде, син барысына да түздең, бирешмәдең. Алдагы тормышыңда кайгы-хәсрәт күрмә, һәрвакыт шулай олы йөрәкле, ярдәмчел булып кал. Киләчәк көннәрдә дә синең тәмле бәлешләрең, пирогларың, тортларыңны ашап, бергәләшеп якты, көләч йөзеңне, нурлы өегезне күреп яшәргә язсын.

Бүгенгедәй сөйкемле бул,
Бүгенгедәй бәхетле бул.
Гомер юлың озын, озак булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен.
Гомерләрең бәхет белән үтсен,
Авырлыклар бер дә килмәсен.

Иң изге теләкләр белән Гөлнур, Гөлсия, Гүзәлия апаң, Фәрит абыең, Фәридә җиңгәң, аларның балалары, оныклары, килен-кияүләре. Бу теләкләргә тормыш иптәшең Фидаил, балаларың Илнур, Айсылу, Лиана, Анатолий, оныкларың Эвелина, Тимерхан, Аделина, Амаль да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев