Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

65 ел бергә гомер итүче парны котлыйбыз!

Урта Пәнәче авылында гомер кичерүче Софья Яковлевна һәм Николай Макарович Тимофеевлар 14 ноябрьдә бер гаилә учагы тергезеп гомер итүләренең 65 еллыгын билгеләп үттеләр.

Тимер туйларын билгеләп үтүче кадерлеләребезне чын күңелдән матур гаилә бәйрәмнәре белән тәбриклибез. Әти белән әни икесе дә озак еллар почта бүлегендә эшләп лаеклы ялга чыктылар. Хәзер әтигә — 95, әнигә 85 яшь. Алар биш балага гомер биреп, аларны тәрбияләделәр, олы тормыш юлына бастырдылар. Без кадерлеләребезгә чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. 65 ел гомерне матур итеп, сынатмыйча яшәү — үзе бер бәхет. Әти-әниебез тормыш авырлыкларыннан сынмады-сыгылмады, һәрвакыт безнең өчен үрнәк булдылар. Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына без бик шат. Барыбыз да әти-әнинең алдагы көннәре саулык-сәламәтлек белән, балалар-оныклар хөрмәтендә үтсен дигән теләктә калабыз.
Еллар сукмагыннан горур атлап,
Сикәлтәле юлдан абынмый,
65 ел бергә гомер үтеп киткән,
Ару-талулар да тоелмый.
Котлыйбыз без чын күңелдән,
Шатлык сездән һич китмәсен.
Тыйнак булган шушы бүләк
Бәйрәмегезне бизәсен.

Изге теләкләр белән барлык балаларыгыз, оныкларыгыз исеменнән Роза һәм Валентина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев