60 яшьлек юбилеегыз котлы булсын!
Пусташит авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче кадерлеләрдән-кадерле әниебез Раушания Мөҗип кызы Кәлимуллинага бүген 60 яшь тула.
Әгәр миннән сорасалар, Ләйсән, әйт әле, синең әниең нинди диеп, мин һичшиксез уйлап та тормыйча, дөньядагы иң сөйкемле, иң уңган, сабыр һәм кешелекле, безнең өчен утка-суга керергә әзер әни ул, дияр идем. Ул безнең кадерле әниебез, оныгының яраткан әбисе, әтиебезгә сөекле хатын, әти-әнисенең яраткан кызы, дуслары, туганнары өчен зур хөрмәткә ия булган кеше.
Кадерле әнием, син безнең ныклы терәгебез. Тынгысыз җанлы, сабыр, кунакчыл, эчкерсез булуың белән безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт. Тормыш юлыңда шатлыклар да, борчуларың да җитәрлек булды. Син аларны уфтанмыйча, өлешемә тигән көмешем дип күтәрдең. Безгә дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, намусның пакьлеген аңларга, әти-әни, туганнар кадерен белергә өйрәттең. Тормышыбыз маягы, безгә яшәеш чыганагы син. Без сиңа кояш гомере телибез, Ходай Тәгалә саулыктан аермасын, безне назлап үстергән кулларың беркайчан да сызламасын, гомереңне җан тынычлыгы белән шатлык-сөенечләрдә бергә үтәргә насыйп булсын. Әниебез, син бер дә еллар агышына бирешмисең, син һаман да язларның үзе кебек. Яраткан әтиебез белән һәр аткан таңга сөенеп, тигезлектә озын-озак гомер итегез. Без сине бик яратабыз!
Рәхмәт сиңа, әни, яшәгәнең өчен,
Рәхмәт сиңа, безне яшәткәнең өчен.
Балам, диеп, күз нурларын жәлләмичә,
Кайткан саен назлап, сөеп йоклатканың өчен.
Йөрәк түреннән чыккан иң изге теләкләр белән кызың Ләйсән. Минем теләкләргә әтием Марат, оныгың Амелия, әти-әниең, барлык туганнарың, дусларың да кушыла.
фото шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев