60 яшьлек юбилеегыз котлы булсын!
Сарсаз-Баграж авылында яшәүче, озак еллар мәктәп директоры вазифасында хезмәт куючы Валентин Иванович Мартемьянов бүген 60 яшьлек юбилеен билгели.
Без хөрмәтле җитәкчебезне барлык мәктәп коллективы бергәләшеп туган көне белән тәбрик итәбез.
Валентин Ивановичның педагоглык стажы 40 ел белән исәпләнә, шуның соңгы 12 елын ул Сарсаз-Баграж авылы мәктәбендә директор вазифасында хезмәттә. Югары оештыру сәләтенә ия, кайгыртучан җитәкче, балалар өчен җан атып торучы укытучы буларак ул һәрберебезнең хөрмәтен казанды. Аның тырыш хезмәте югары бәяләнде. Валентин Мартемьянов укыту-тәрбия эшләрендәге уңышлары, тырыш намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен”, Россия Федерациясенең “Мактаулы тәрбия һәм белем бирү хезмәткәре” күкрәк билгеләренә лаек булды.
Хөрмәтле Валентин Иванович! Сез мәктәбебезгә килгән көннән бирле сайлаган кыйблагызга, һөнәрегезгә тугры булып хезмәт куясыз. Сабырлык, күркәм холык, тирән белем, югары оештыру сәләте, коллегаларыгыз, ата-аналар, укучылар белән уртак тел таба, бала күңелен, аның самими дөньясын аңлый белү сәләте – болар барысы да сезне бизәүче сыйфатлар. Гаилә иминлегендә, тигезлектә, саулыкта, рух күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән яшәгез.
Күз тимәсен камил яшәешкә,
Гаилә, мәктәп сезгә бик мөһим.
Карыйбыз да, сокланабыз сезгә,
Күпме сездә акыл һәм белем.
Иң изге теләкләр белән Сарсаз-Баграж мәктәбе коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев