Сарсаз-Баграж авылында яшәүче Валерий Николаевич Утягановка бүген 60 яшь тула.
Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз, сине чын күңелебездән күркәм юбилеең белән котлыйбыз. Син – гаиләбезнең тоткасы, балалар, оныклар дип ихластан куанып, барыбызны да кайгыртып яшәүче. Хәстәрле дә син, олы йөрәкле дә. Тормыш мәшәкатьләре, авырлыклар алдында баш имичә, төшенкелеккә бирелмичә, ныклы адымнар белән алга атлап яши беләсең. Киләчәктә дә тигез, матур тормышта, балалар-оныкларыңның уңышларына куанып, әле күп еллар исән-имин булып, безне сөендереп, сәламәтлек белән яшәвеңне телибез. Барысы өчен дә зур рәхмәт сиңа.
Син булганга тормышыбыз матур,
Син бит безгә олы бер терәк.
Җирдә кояш кирәк булган кебек,
Син дә безгә шулай бик кирәк.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.
Нет комментариев