60 яшьлек юбилеегыз белән тәбриклибез!
Югары Мәлем авылында туып үсеп, бүгенге көндә Зәй шәһәрендә яшәүче Ильяс Әхсән улы Хисмәтуллинга 26 ноябрьдә 60 яшь тулды.
Кадерлебез, син безнең өчен дөнья бәһасенә тиң кеше! Чын ир-ат исемен һәрвакыт горур йөртеп, гаиләбезнең төп терәге: нык бәдәнле, акыллы, алтын куллы, хезмәт сөючән, ышанычлы ир, кайгыртучан әти була белдең. Алга таба да сәламәт булып, тормышта бер-беребезне хөрмәт итеп, яклап һәм саклап, шатлыклы һәм бәхетле мизгелләребез күбрәк, пар канатларыбыз нык булып, барлык тырышлыкларыңның куанычын күреп, туганнар һәм якыннар хөрмәтенә лаек булып яшәргә язсын иде.
Әти булган йортның бәхете зур,
Син бит анда безгә төп терәк.
Бу дөньяда авырлыклар күрми
Яшәр өчен безгә син кирәк.
Гомерләрең озын булсын синең,
Бәхетләрең булсын гомерле.
Белеп яшә, безнең өчен син бит
Җирдә иң газиз һәм иң кадерле!
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Алсу, Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә яшәүче кызың Чулпан һәм улың Булат гаиләләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев