Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

60 яшьлек юбилеегыз белән тәбриклибез!

Дүрт-Мунча авылында яшәүче Раушания Флүр кызы Уразмановага бүген 60 яшь тула.

Раушания ярдәмчел, кешелекле, киң күңелле булуы белән җирлегебездә олы хөрмәт яулады. Ул  төрле мәдәни чараларда актив катнашып, авыл тормышының матур бер бизәге булып яши. Спектакльләрдә төп рольләрне аңа ышанып тапшырабыз. Төгәллек, гаделлек, сабырлык, җаваплылык сорый торган хисапчы хезмәтен  озак еллар башкара. Нинди генә эшкә тотынса да бар эшкә кулы ята. Ул чиккән берсеннән-берсе матур мендәр тышлары, алъяпкыч, сөлгеләргә һәркем соклана.   Тынгысыз күңеле, эш сөючән, ярдәмчел, күркәм холык-фигыле өчен без аны бик хөрмәт итәбез. Гаиләсе дә күркәм, матур. Тормыш иптәше Фәндүс белән балаларын башлы-күзле итеп, бүген оныклары өчен сөенеп яшиләр.  

Раушания, сине матур юбилеең белән котлап, алга таба да хезмәтеңдә һәм тормышыңда уңышлар телибез. Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Ходай Тәгалә саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын. 
Зур бәхетләр юлдаш булсын сиңа,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – ярты бәхет, диләр,
Шушы бәхет читләп үтмәсен.
Тормыш дилбегәсе кулдан ычкынмасын,
Ныклык бирсен Ходай яшәргә.
Яшьлектәге сыман, картлыкта да
Насыйп булсын әле яшьнәргә.

Изге теләкләр белән мәдәният хезмәткәрләре исеменнән  Гөлнара Салихова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев