60 яшьлек юбилеегыз белән тәбриклибез!
Зәй шәһәрендә яшәүче Марат Сәхиулла улы Кәлимуллинга бүген – 20 майда 60 яшь тула.
Салават күперенең җиде төсен яратып, шул матурлыкны күрә белүче һәм башкаларга да нәкъ шундый матурлыкны таратучы киң күңелле, сабыр, кешелекле, ярдәмчел, олы йөрәкле, кадерледән-кадерле әтиебез, дәү әтиебез, тормыш иптәшем, сине чын күңелбездән матур юбилеең белән котлыйбыз.
Кадерлебез! Син яктылыкка якты йөз белән тугансың һәм яктылыкны юлдаш итә беләсең. Олы, мәрхәмәтле йөрәгеңә барысын да сыендырасың. Сиңа һәрвакытта таянырга була. Бәхетең һәрвакыт янәшә, һәрвакыт тормышыбызның түрендә булсын. Ә шатлык-куанычлар һәрвакыт сине урап алсын, сәламәтлек сине кочагыннан чыгармасын. Балалар бәхетен, оныклар куанычын күреп, әти-әниең, дусларыңның, туганнарыңның хөрмәтен тоеп, бәхетле гомерләр насыйп итсен. Бер генә тапкыр бирелгән гомеркәйләрең бәхетле, бәхетең гомерле булсын. Рәхмәт сиңа булганың өчен! Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, сөенеп һәм сөелеп, муллыкта, имин тормышта мең-мең яшә.
Яннарымда син булганга гына
Җаннарымда язлар уяна.
Син булмасаң бәлки бу дөньяда,
Нидер җитмәс иде дөньяма.
Бер-беребезгә бүләк булыйк әле,
Бүләк булыйк гомер юлында.
Без булмасак бәлки бу тикле үк,
Гүзәл булмас иде бу дөнья.
Нинди генә бүләк эзләсәм дә
Таба алмадым сиңа тиңен мин.
Син бит үзең бүләк шикеллесе
Бизәге син һәрбер көнемнең.
Сине яратып, хөрмәт итеп тормыш иптәшең Раушания, кызың Ләйсән, оныгың Амелия. Безнең теләкләргә Зилә, Алия, әти-әни, әбиең, барлык туганнарың, якыннарың, дусларың да кушыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев