Заинск-информ 16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

60 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!

Сарсаз-Баграж мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Светлана Михайловна Журавлеваны күркәм юбилее белән чын күңелебездән котлыйбыз.

Хөрмәтле Светлана Михайловна, Сез гомерегезне балалар укытуга, яшь буынны тәрбияләүгә багышлаган шәхес. Тынгы белми торган, алга омтылып яшәүче, оста оештыру сәләтенә ия, киң эрудицияле, зирәк акыллы кеше. Эшегезне бар күңелегезне биреп башкарасыз. Шуның белән хезмәттәшләрегезнең һәм укучыларыгызның ихтирамын яуладыгыз. Киләчәктә дә барыр юлларыгыз озын, саулыгыгыз ныклы, табыннарыгыз мул, сыйлы булсын. Балаларыгызның игелеген күреп, исәнлектә-саулыкта, искәрмәс шатлык-куанычлар һәм рух күтәренкелеге, җан тынычлыгы белән, бәрәкәтле, имин тигез тормышта бәхетле гомер итегез.
Озын булсын Сезнең гомерегез,
Тыныч булсын һәрчак күңелегез.
Бәхет чишмәләре мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын 
Үзгәрмәгез, гомер буе шулай
Яшь күңелле булып калыгыз.
Бәхет, саулык юлдаш булсын Сезгә,
Борчу белмәс шул чак җаныгыз.

Иң изге теләкләр белән Сарсаз-Баграж мәктәбе коллективы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев