55 яшьлек юбилеегыз котлы булсын!
Кадер урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Николаевна Суханаевага бүген 55 яшь тула.
Хөрмәтле Галина Николаевна, Сезне чын күңелдән матур юбилеегыз белән котлыйбыз. Сез гомерегез буе сайлаган һөнәрегезгә тугры калып, ихлас күңелегезне биреп, намуслы хезмәт куясыз. Гомерегезне балаларга төпле белем, әхлакый тәрбия бирүгә багышладыгыз. Сездәйләр турында Чын укытучы, диләр. Сез бәхетегезне хезмәттә тапкан кеше. Алга таба да эшегездә һәм тормышыгызда уңышлар һәрчак юлдаш булсын, тормыштан-ямь, хезмәтегездән тәм табып яшәргә язсын. Исәнлек-саулык, озын гомер, бәхет, шатлык-куанычлар гына телибез. Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, тормышыгыз имин булсын!
Тәбриклибез Сезне чын күңелдән,
Котлы булсын туган көнегез.
Кайгы, хәсрәт сезне читләп үтсен,
Шау бәхеткә тулсын өегез!
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк сезнең хөрмәткә.
Аяз булсын һәрчак тормыш күге –
Без калабыз шушы теләктә.
Олы хөрмәт белән хезмәттәшләрегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев