55 яшьлек юбилеегыз белән тәбриклибез!
Кадер мәктәбенең техник хезмәткәре булып эшләүче Нурсия Әхнәф кызы Мөхәммәтҗанованы 55 яшьлек юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.
Хөрмәтле Нурсия ханым, сезне матур юбилеегыз белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгыз, оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, тигез мул тормышта яшәвегезне телибез. Барлык уй-хыялларыгыз да тормышка ашсын. Тынгысыз күңелегез, эш сөючән, ярдәмчел, күркәм холык-фигылегез өчен без сезне бик хөрмәт итәбез. Алга таба да тормыштан – ямь, хезмәтегездән тәм табып яшәргә язсын.
Тәбриклибез Сезне чын күңелдән,
Котлы булсын юбилеегыз!
Кайгы-хәсрәт сезне читләп үтсен,
Шау бәхеткә тулсын өегез.
Шатлык тулы якты көннәр
Сезгә гел юлдаш булсын.
Бүгенге матур мизгелләр
Гел кабатланып торсын.
Хөрмәт белән мәктәп коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев