55 яшьлек юбилеегыз белән тәбриклибез!
Сарсаз-Баграж мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Егоровна Тугашева 14 июльдә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Аны барлык хезмәттәшләре гомер бәйрәме белән тәбриклиләр.
Светлана Егоровна, сезне ихлас күңелдән юбилеегыз белән тәбрик итәбез!
Сез хезмәт юлыгызны авыр, әмма кирәкле хезмәткә багышладыгыз. Сайлаган һөнәрегезне яратып, бирелеп, зур җаваплылык белән башкарасыз. Сезнең һәр эшкә иҗади якын килә белүегез, зур оештыру сәләтегез, рухи байлыгыгыз укучыларга һәм хезмәттәшләрегезгә үрнәк булып тора. Күркәм юбилеегыз уңаеннан, сезгә рух ныклыгы, җан тынычлыгы, саулык-сәламәтлек телибез. Алдагы көннәрдә тормыш иптәшегез, балаларыгыз, оныкларыгыз, туганнарыгыз өчен кадерле кеше булып, аларның шәфкатен, мәрхәмәтен һәм ихтирамын тоеп яшәргә Ходай насыйп итсен.
Мәктәп сукмакларын урый–урый,
Юбилей да җиткән, рәхим ит!
“Хатын-кызның яшен сорамыйлар”,
Күңел һаман 18 дә бит!
Киләчәктә тагын бик күп еллар,
Бергә - бергә язсын эшләргә,
Насыйп булсын саулык, шатлык белән
Тормыш ямен тоеп яшәргә!
Ихтирам белән мәктәп коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев