Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Котлыйбыз!

55 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!

Бүген кадерле кешебез, гаиләбезнең юлбашчысы, алтын канатыбыз Айрат Хәниф улы Камалиев 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үтә.

Без якыннары аны чын күңелдән бу матур гомер бәйрәме – чын мәгънәсендә бар тормышына ике “бишле” куелган көне белән тәбрик итәбез. 

Айрат тумышы белән районыбызның Аксар авылы егете, хәзер Зәй шәһәрендә гаиләсе белән яши. Ул озак еллар дәвамында хокук сагы органнарында хезмәт куйды, хәзер машина йөртүче хезмәтендә. Айрат гаиләбезнең ныклы терәге булган ир канаты да, улыбызга  чын ир-егетләрчә өлге дә. Бүген без сәламәтлек сагы өлкәсендә югары белем алып, гаилә корган улыбызга сөенеп, уртак гаилә учагыбызны сүндермичә, авырлыклар килгәндә бер-беребезгә терәк булып яшибез. Алга таба да аңа Аллаһы Тәгалә ныклы саулык бирсен, гаилә бөтенлегендә, сөенеп-шатланып яшәргә насыйп итсен.

Ир-ат өчен тормыш мәгънәсе – 
Күркәм холкы, корган гаиләсе,
Синең кебек кешеләрне, Айрат,
Тора диләр алтын бәясе!
Хезмәтеңдә хөрмәтле син,
Дусларың күп һәрчак яныңда.
Акыл белән эш итәсең
Авырлыклар туса каршыңда.
Безнең өчен ныклы терәк булып,
Киңәшләрең әйтеп торасың.
Рәхмәт, сиңа, кирәк вакытларда
Һәрчак ярдәм кулы сузасың.
 

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Ләйсән, улың Раил, киленең Клара. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев