55 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!
Сармашбаш авылында гомер итүче Марс Кәшиф улы Кәбировның 6 июльдә олуг бәйрәме — 55 яшьлек юбилее.
Кадерле әтиебез, бабабыз, тормыш иптәшем, сиңа булган рәхмәтләребезне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син олы җанлы, киң күңелле кеше, безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез. Барлык тормыш авырлыкларын җинеп, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп яшисең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та, таләпчән дә була беләсең. Без — балаларыгыз, оныкларыгызның игелеген күреп, әни белән бер-берегезгә куаныч, терәк, ышаныч булып озак гомер итегез. Барысы өчен дә мең-мең рәхмәтләр сиңа!
Без бәхетле, әткәй, син булганга,
Балам, диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа,
Бүген 55 яшең тулганда.
Эш-гамәлең синең маяк кебек
Киңәш-сүзең булды таманга.
Мәрхәмәтле үзең, сокландыра
Кулларыңнан гөлләр тамганда.
Озак яшә, бер дә авырма син,
Хәер-савап кайтсын үзеңә!
Сагынышып җыелырга язсын
Әти-әни йорты түренә.
Иң изге теләкләр белән әниең, тормыш иптәшең, кызларың, киявең, оныкларың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев