50 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!
Район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге башлыгы Марсель Хәйдәр улы Рәхмәтовның бүген 50 яшьлек түгәрәк юбилее.
Хөрмәтле Марсель Хәйдәрович! Сез хезмәт юлыгызны тынгысыз, җаваплы эшкә – авыл хуҗалыгы тармагына багышладыгыз. 30 елга якын бу өлкәдә тырыш хезмәтегез олы хөрмәткә лаек. Районыбызның Сармашбаш авылында туып үскән егет буларак, сез район территориясендәге һәр басу, һәр кырны беләсез, күңел күзегез белән күрәсез. Һәр гамәлегезне уйлап, җиренә җиткереп, таләпчәнлек күрсәтеп башкарасыз. Алга таба да ирешкәннәрегез бәрәкәтен, куанычын күрергә язсын, дөньялар тыныч, имин булсын. Тормыш иптәшегезнең, улларыгызның күңел җылысын тоеп, җаваплы эшебездә һәрчак шулай бердәм, тату булып, бергәләшеп армый-талмый хезмәт итәргә язсын.
Сез гаиләгез өчен һәрвакыт ышанычлы терәк, таяныч. Гомерегез озын, бәрәкәтле, имин булсын. Мәңге шундый киң күңелле, күтәренке рухлы булып калыгыз. 50 яшь – ул гомернең уртасы, иң куанычлы мәле генә әле. Алга таба саулыкка тиенеп яшәргә, тигез канат белән очарга, тапкан бәхетегезне югалтмыйча, бәрәкәттә, муллыкта яшәргә насыйп итсен. Бүген сезнең тормыш күгегездә 50 дигән матур сан балкый: сез аны бөтен, мул тормышта каршылавыгыз белән бәхетле.
Котлы булсын туган көнегез,
Күңелегездә өмет сүнмәсен.
Бәхетле булыгыз! Сезнең бәхеткә
Беркайчан да күзләр тимәсен.
Шат елмайган нурлы йөзегездә,
Өмет чаткылары сүнмәсен.
Олы хөрмәт белән район авыл хуҗалыгы идарәсе коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев