50 яшьлек юбилеегыз котлы булсын!
Бүген яраткан сеңлебез Миләүшә Мөсавир кызы Миңнегулованың 50 яшьлек юбилее.
Миләүшә апаебыз, чын күңелдән күркәм бәйрәмең белән котлыйбыз! Син киң күңелле, олы йөрәкле, якыннарыңны кайгыртып яшәүче ныклы таянычыбыз. Сиңа исәнлек-саулык, тигез, матур, мул, бәрәкәтле тормыш телибез. Ул-кызларыгыз сезне бары тик сөендереп торсыннар. Син хезмәт юлыңны районыбызда балаларга ана телендә белем бирүгә багышладың. Яраткан, мактаулы хезмәтеңдә алга таба да тәм табып, уңышларга ирешеп эшләргә язсын.
Исәнлек телибез сиңа
Яшәгән гомерләрдә.
Керемнәр артып торсын,
Гел-гел рәхәт яшәргә.
Балалар исән булсын,
Китерсеннәр шатлыклар.
Дөнья яме шунда хәзер,
Алар — безнең маяклар.
Рөстәм белән тигез яшәп,
Тормыш юлын үтегез.
Сау-сәламәт, бәхетләрдә
100 яшькә җитегез.
Сине яратып апаларың, жизнәң, безнең балалар һәм Саҗидә апаң.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев