Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Котлыйбыз!

45 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз!

Зәй шәһәрендә яшәүче кадерле улыбыз, туганыбыз, энебез Ленар Юныс улы Зиннәтовның 20 ноябрьдә 45 яшьлек юбилее булды.

Без якыныбызны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Кадерлебез! Син бүген әниебезгә — чын ир-егет терәге, сеңлекәшең һәм туганнарга — зур таяныч, ике улыңа — үрнәк, горурлык, нәселебез тоткасы булып торасың. Гаиләбезгә сине бүләк иткән шушы ноябрь аена без бик рәхмәтле. Әле ярый син бар, кадерлебез! Аллаһы Тәгалә җибәргән бер фәрештә кебек, безне аяп яшисең, изгелекләр кыласың, тормыш ваклыкларыннан өстен булып кала беләсең. Тормыш итү — диңгез кичү, диләр, ә син безнең кыенлыклардан саклап, борчулардан яклап, алдан юл ярып баручы ныклы таянычыбыз.

Кадерлебез! Юбилеең котлы, мөбарәк булсын, Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын. Киләчәктә дә күңел учагыбыз, ышанычлы терәгебез, зирәк киңәшчебез булып, безнең арабызда бәхеткә тиенеп яшә.

Аккан суга карап моңсуланма,
Елларыңны чорнап акса да;
Әле генә җиттек асыл чорга,
Гаиләңә син алтын багана.
Атла, энем, горур башың белән
Игелекләр күреп юлыңда.
Тазалыктан, гаилә бәхетеннән
Аермасын Ходай, иншалла.

Изге теләкләр белән апаң Ләйсән, жизнәң Айрат, энең Раил, әниең. Бу теләкләргә барлык туганнар да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев