Зәйнең территориаль иҗтимагый үзидарәләре республика конкурсында җиңде
17 апрельдә Казан Ратушасында «Татарстан Республикасының елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсына йомгак ясалды.
Зәй районы делегациясе, шәһәр башлыгы урынбасары Сергей Максимов җитәкчелегендә, бүләкләр белән кайтты — ике җирле үзидарә җиңүче дип табылды һәм алар грант ярдәме алачак.
Бүләкләү тантанасына Татарстанның барлык төбәкләреннән иҗтимагый үзидарәнең иң яхшы вәкилләре җыелды.
Быелгы конкурста Зәйдән җиңүче үзидарәләр:
"35нче бистә" (рәисе — Румия Забирова);
«Мәктәп» (рәисе — Светлана Долгова).
Ике үзидарәдә 477 770 сум күләмендәге грантларны социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру һәм үз территорияләрен төзекләндерү өчен алачак. Быел конкурска 175 гариза кергән. Грантларны 120 иң яхшы ТОС алды.
Исегезгә төшерәбез, конкурс республикада 2015 елдан бирле үткәрелә. Аның төп максаты — территориаль иҗтимагый үзидарә эшен эффективлыгын арттыру һәм гражданнарның җирле мәсьәләләрне хәл итүдәге инициативаларын хуплау. Конкурс халыкның эшлекле һәм социаль активлыгын стимуллаштыра, ишегалды, урам яки бистә дәрәҗәсендәге проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә.
«35 квартал» һәм «Мәктәп» үзидарәләре активистларын лаеклы җиңүләре белән котлыйбыз һәм барлык планлаштырылган проектларны уңышлы гамәлгә ашыруларын телибез!
фотолар муниципаль район сайтыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев