Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйнең 2нче мәктәбендә Россия Герое Сергей Чебнев истәлегенә “Герой партасы” ачылды

Беренчеләрдән булып парта артына хокукы Геройның әнисе Ольга Константиновнага бирелде.

Бүген Зәйнең 2нче мәктәбендә әлеге мәктәптә белем алган, Ватаныбыз азатлыгы өчен гомерен биргән Сергей Чебневка багышланган “Герой партасы” ачылды.

“Герой партасы”н  ачу тантанасында Геройның әнисе Ольга Константинова, ике туган сеңлесе Светлана Ревина, укучылар һәм педагоглар катнашты.

Парта мәктәпнең  I “а” сыйныфында урын алды. Әлеге класска подполковник исемен бирделәр
Әлеге сыйныф укучылары кадерле кунакларны хәрби киемнән каршы алды һәм батырлыкка дан җырлаган шигырьләр сөйләделәр.

-Без мәктәбебездә Россия Герое Сергей Чебнев белем алуы белән горурланабыз. Бу - гади парта гына түгел, ул - хәтер, каһарманлык һәм буыннар бәйләнеше символы. Укучылар Сергей Чебнев үрнәгендә илебезнең ватанпәрвәрләре булып үсәр, аның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр, - диде сыйныф җитәкчесе Раиса Майорова.

Ә укучыларны Геройның тормышы, аның кечкенә чагы бик кызыксындырды. Аларның шуңа күрә Ольга Константиновнага сораулары да күп булды.

“Улыгызның иң яраткан дәресе нинди иде?”

- Сергей тарих дәресен бик яратты.

“Сезнең улыгыз футбол уйнарга ярата идеме?”

-Сергей спорт белән шөгыльләнде. Ул футбол, хоккейга яратып йөрде, көрәш, самбо белән мавыкты.

“Ул кызларның чәчен тарта идеме?”, “Мәктәптә укыганда коридорда йөгерә идеме?”, “Иртә тора идеме, әллә йокларга ярата идеме?”, “Табигатьне ярата идеме?”, “Ул сугышка үзе теләп киттеме?”

Ольга Константиновна балаларның һәр соравына алар аңлаешлы итеп җавап бирде.

2нче мәктәп укучысы, Россия Герое Сергей Чебневның  исеме мәңгелеккә дан һәм батырлык китабына кертелгән. Узган ел 2нче мәктәптә аның истәлегенә мемориаль такта - истәлек билгесе урнаштырылды.

Герой исеменә Сергей Чебнев 2024 елның августында Курск өлкәсендәге бәрелешләрдә лаек була. Подполковник 12 көн буена, төрле буйсынудагы өч полкның шәхси составы белән командалык итеп, ВСУ подразделениеләре бәреп кергән Суджа шәһәре янындагы мөһим плацдармны саклап калу максаты белән Малая Локня торак пунктын саклый. 18 августта дошман десантына подразделениеләр тылында ныклап урнашырга ирек бирмәс өчен Сергей Чебнев шәхсән үзе штурм группасының контратакасын җитәкли. Бәрелешләр вакытында төркем минометлар һәм дрон-камикадзе уты астына эләгә һәм подполковник алган авыр җәрәхәтләреннән һәлак була. 

Үз гомерләрен безнең азатлык өчен биргән каһарманнарның батырлыгы мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак.

Соңыннан чарада катнашучылар Сергей Чебнев истәлегенә куелган истәлек тактасына чәчәкләр куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев