Зәйдә хокук бозуларны кисәтү буенча координация советы утырышы узды
31 мартта район хакимиятендә хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә координация советы утырышы үтте.
Утырыш координация советы рәисе урынбасары Регина Камалова рәислегендә үтте. Анда комиссия әгъзалары, җирле үзидарә органнары, структур бүлекчәләр, хокук саклау органнары җитәкчеләре һәм белгечләр катнашты.
Көн тәртибендә берничә мәсьәлә каралды.
Алдагы комиссия йомгаклары буенча карарларның үтәлешенә район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Руслан Романов анализ ясады.

Социаль яктан хәвефле булган гаиләләрне ачыклау, мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм аларның гаилә әгъзалары белән профилактик эшләр үткәрү турында мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Храмова чыгыш ясады.
Муниципаль районында миграция торышы белән район эчке эшләр бүлеге башлыгының җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Ильмир Хәйретдинов таныштырды.

Авыр тормыш хәлендә калган кешеләрне, иреккә чыккан затларны эшкә урнаштыру турында мәшгульлек үзәгенең халыкка хезмәт күрсәтү секторы мөдире Ольга Лаптева, «Җинаятьләр һәм хокук бозуларны китереп чыгаручы сәбәпләрне һәм шартларны бетерү буенча чаралар күрү турында» күрсәтмәне үтәү буенча район җәза үтәтү инспекциясе башлыгы Андрей Иванов чыгышы тыңланды.
Регина Николаевна, утырышка йомгак ясап, җаваплы затлардан бу юнәлештә профилактик эшне активлаштырырга чакырды.
Фотолар яшьләр эшләре идарәсеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев