Зәйдә хәрбиләр белән очрашуда медальләр тапшырылды
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашты.
Очрашуда егетләр белән бергә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова, хәрби комиссар вазифаларын башкаручы Александр Гурьянов, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков, Кораллы Көчләр ветераны Валентин Атласов, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.
Чара махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алудан башланды. “Кайнар йөрәкләр” концерт төркеме патриотик җырлары белән хәрби егетләрне яңа җиңүләргә рухландырды.
Очрашуда Разиф Галиевич хәрбиләрне районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде.
-Зәйдән махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм белән 80гә якын фура җибәрелде. Хәрби егетләрдән һәм аларның командирларыннан кергән бер генә заявка да үтәлмичә калмый. Бу предприятие-оешмалар, эшмәкәрләр, зәйлеләр көче белән башкарыла. Бүгенге көнгә районнан 66 егет демобилизацияләнде. Күбесе эшкә урнаштырылды, яңа һөнәрләр үзләштерде. Аларның барысы да безнең игътибар үзәгендә. Шул ук вакытта качып йөрүче хәрбиләр дә бар, алар моның белән үз язмышларын каралталар, - диде чыгышында район башлыгы.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларны гаиләләренә каралган ярдәм чаралары белән Регина Камалова таныштырды.
- Махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләсендә 31 бала туды. Тагын ике гаиләдә балалар көтелә. Бала туган гаиләләргә 100 мең сумлык сертификат тапшырыла. Сезнең һәм гаиләләрегез өчен музей, кинотеатр, спорт учреждениеләренә бушлай йөрү мөмкинлеге тудырылды. Казанга хәрби-табиблык комиссиясенә бару өчен транспорт бирелә. Волонтерлар гаиләләрегезгә кар чистарту, йорт җыештыру эшләрендә булыша ала. Нинди генә сорауларыгыз, хәл итәсе мәсьәлә булса да, мөрәҗәгать итегез, - диде ул.
Мәшгульлек үзәге җитәкчесе Екатерина Андреева үзәк аша БПЛА операторы, машина йөртүче һөнәрләренә уку мөмкин булуы, хәрбиләрнең гаилә әгъзаларын да эшкә урнаштырулары турында сөйләде. Хәрби комиссар вазифаларын башкаручы Александр Гурьянов пилотсыз очкыч гаскәрләренә контракт буенча хезмәткә алу турында ассызыклады. Валентин Атласов 35нче бистәдә төзелүче Изге Макарий храмының махсус хәрби операциядә катнашучыларга 9 миллион сумлык булышлык итүе, бу көннәрдә тагын хәрбиләргә “Нива” машинасы һәм аңа запас частьләр җибәрергә әзерләнүе турында әйтте.
Очрашу күңелле мизгелләрдә – бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Ватанны һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклауда күрсәткән батырлыклары, фидакарьлекләре һәм кыюлыклары өчен махсус хәрби операциядә катнашкан Зәй хәрбиләре Сергей Изосимов – Жуков, Сергей Мальцев “Батырлык өчен” медальләренә лаек булды. Медальләрне хәрбиләргә Разиф Галиевич тапшырды.
“Бердәм Россия” сәяси партиясенең Зәй бүлеге башкарма сәркатибы Петр Тимаськов Разиф Кәримовны югары профессиональлеге һәм “Герой әтисе” республика күчмә күргәзмәсен оештырудагы хезмәте өчен партиянең Татарстан бүлеге Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Рәхмәт хатын Разиф Галиевич бу барлык зәйлеләрнең эшенә бәя, дип кабул итеп алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев