Зәйдә хәрбиләр белән очрашуда махсус хәрби операция ветеранына медаль тапшырылды
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Ватанны саклау һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклау буенча хәрби операцияләрне башкарганда күрсәткән батырлыгы өчен Эдуард Сәфәргалиев II дәрәҗә “Кыюлык өчен” медале белән бүләкләнде.
Аңа медальне район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр белән очрашуда тапшырды.
Очрашуда егетләр белән бергә район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова, район ветераннар советы рәисе Алексей Алексеев, “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасының Зәй бүлеге рәисе Сергей Хватков, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләләре буенча эшче төркем әгъзалары катнашты.
Чара махсус хәрби операциядә һәлак булган Зәй егетләрен бер минут тынлык белән искә алудан башланды. “Кояшкай” балалар бакчасыннан Руслан Петряков патриотик шигыре белән хәрби егетләрне яңа җиңүләргә рухландырды.
Очрашуда Разиф Галиевич хәрбиләрне районның социаль-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды, фронтка гуманитар һәм волонтерлык ярдәме турында сөйләде.
-Махсус хәрби операция башлануга 24 февральдә дүрт ел тулды. Зәйлеләр арасында 25 февральдә инде контракт төзеп илне сакларга китүче егетләр бар иде. Зәйлеләр хәрбиләребезгә ярдәм итү өчен берләште. Мин махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итүче һәр кешегә рәхмәтемне белдерәм, - диде чыгышында район башлыгы.
Соңыннан очрашуда катнашучылар, өлкән сыйныф укучылары өчен “Малыш” фильмы күрсәтелде. Ул - жанры буенча хәрби фильм, драма. Чынбарлыктагы вакыйгаларга нигезләнеп төшерелгән.
Сюжетта 2022 еллар чагылдырыла. Унсигез яшьлек Донецк егете Дима әтисен җирләгәннән соң ялгыз кала. Ул әнисен балачактан бирле күрмәгән һәм аның белән элемтәне күптән югалткан. Герой сәясәттән ерак һәм сугыш хәрәкәтләренең коточкычлыгы белән таныш түгел. Әмма ул әнисенең камалыштагы Мариупольдә әсирлеккә эләккән тыныч халык арасында булуын белә. Дмитрий штурм отрядына доброволец булып язылырга карар итә һәм җимерелгән шәһәрдә туганын эзләп хәрби зонага юл тота.
Фильмны төшерүчеләр билгеләп үткәнчә, фдрама хәрби хәрәкәтләр турында гына түгел, ә катлаулы кеше мөнәсәбәтләре, сайлау һәм үзеңне табу турында да.
Төп геройның прототибы булып Павел Черток — ДНРның иң яшь ополченецларының берсе, "Малыш" позывнойлы егет тора. 18 яшендә ул фронтка доброволец булып китә, мотоукчылар подразделениесе составында дистәләгән штурмда катнаша, өч тапкыр яралана. Аңа үлем белән күзгә-күз очрашырга да, кыюлык күрсәтергә дә туры килә.
Фильмны караганнан соң чарада катнашучылар тәэсирләре белән уртаклашты.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев