Зәйдә хәрби гаиләсендә яңа туган балага 100 мең сумлык сертификат тапшырылды
Өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына баскан Зәй хәрбие Сергей һәм аның тормыш иптәше Оксана гаиләсендә шатлыклы вакыйга — кызлары туды.
Бүген “Без бергә” педагогик-психологик үзәгендә гаиләне бала тууы белән район башлыгы Разиф Кәримов котлап, 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Тантанада ялга кайткан хәрбиләр, район җитәкчелеге, хәрби комисариаттан эксперт белгеч Георгий Борисов, волонтерлар катнашты.
- Сезне гаиләгездәге иң мөһим вакыйга - бала тууы белән котлыйм. Бәхетле бала булсын, сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек телим, - диде район башлыгы Разиф Кәримов.
Гаиләдә тагын өч ул үсә. Малайлар сеңелләре тууга бик шатланганнар.
-Безнең кызыбыз 18 мартта туды. Без аңа Оливия дип исем куштык. Әтиебез әлегә кызыбызны видеоэлемтә аша гына күрде. Бик сөенде. Отпускага кайтуын түземсезләнеп көтәбез, - ди яшь әни.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев