Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдән Ватанны саклаучылар көне уңаеннан хәрбиләргә гуманитар ярдәм озатылды

Район башлыгы Разиф Кәримов якташ хәрбиләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлау өчен махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәмне шәхсән үзе озата барды.

11 февральдә Зәйдән гуманитар ярдәм төялгән 20 тонналы  йөк машинасы махсус хәрби операция зонасына юл тотты.  Гуманитар йөк Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 37 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар көненә багышлап җыелды.

Азатлык китерүче солдат һәйкәле янында гуманитар ярдәмне озатуга багышланган чарага район җитәкчелеге, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, предприятие-оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, зәйлеләр килде. 

-Без  махсус хәрби операция башланганнан бирле Ватаныбыз сагында торучы якташларыбызга махсус гуманитар ярдәм җибәрәбез. Безнең махсус хәрби операциядәге егетләребез Ватаныбыз азатлыгын саклап батырларча көрәшәләр. Без аларга ярдәм итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Хәрбиләргә, азат ителгән территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм итүдә иң яхшы тәҗрибәләрнең берсе бу. Хәрби якташларыбыздан кергән заявкалар тулысынча үтәлде. Бу ярдәмебез Ватанны саклаучылар көне уңаеннан егетләребезгә безнең терәк булуыбызны тоярга ярдәм итсен, Без аларга сезнең сәламнәрне җиткереп, туган якта көтүләрен әйтербез, - диде район башлыгы Разиф Кәримов, чыгыш ясап.

Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезгә  ике машина – “ВАЗ-2110” һәм “ВАЗ-2107”, генераторлар, бензопычкылар, төзелеш, җылылык изоляциясе материаллары, автомобильләр өчен запас частьләр, мич-буржуйкалар, су һәм ягулык мичкәләре, маскировка челтәрләре, медикаментлар, эчке киемнәр, тәм-томнар һәм тагын бик күп башка әйберләр җибәрелде.

Моннан тыш, Зәй хәрбиләре  Ватанны саклаучылар бәйрәменә исемле посылкалар да алды. Егетләребез район-шәһәр яңалыкларыннан хәбәрдар булып торсыннар өчен “Зәй офыклары” белән ”Новый Зай” газеталары да җибәрелде. Газеталардагы язмалар егетләрне сөендереп, туган якта аларны көтүләрен, җиңү өчен тылда да көрәш баруын аңларга  ярдәм итәр. 

Шулай ук гуманитар йөктә "Закамье - Помощь госпиталям" төркеме аша госпитальләргә  кирәкле булган әйберләр дә җибәрелде.

5600 километр юл: Старобельскидан Херсонга кадәр 

Гуманитар йөкне район башлыгы Разиф Кәримов, “Сугышчан бердәмлек” иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Хватков,  «Зәй җылысы» хәйрия фонды җитәкчесе Марат Кыямов, махсус хәрби операция ветераны Евгений Иванов, машина йөртүчеләр Виталий Софин, Евгений Мартынов һәм Рәйхәт Габидуллин озата китте.

Гуманитар йөкне илтүдә СВО ветераны Евгений Ивановның катнашуы аңа аерым символик үзенчәлек өстәде.  Авыр яраланып, хәрби хезмәттән азат ителгән Евгений, тернәкләнгәннән соң, беренче тапкыр илебез азатлыгы өчен көрәш алып барган урыннарында булды, сугышчан дуслары белән очрашты. Хәрби егетләр өчен Евгенийны күрү көчле әхлакый ярдәм булды.

Дусларыңны югалткан, пулялар сызгырган урыннарга вакыт узу белән кире кайту – зур батырлык ул. Аның өчен бу җиңел булмаган сәфәр иде. Алгы сызыктагы егетләр өчен – үткән, тыныч тормыштан сәлам һәм яраланганнан соң да үзебезнекеләрне ташламауның дәлиле.

Гуманитар ярдәм  Старобельсктан (ЛНР) башлап Херсон юнәлешенә кадәр бөтен фронт линиясе буенча озатылды. Колонна маршруты Зәй сугышчылары дислокациясенең 17 ноктасын колачлаган. Гомумән алганда, миссиядә катнашучылар 5600 километрдан артык юл үткәннәр.

Район башлыгы Разиф Кәримов махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлап, аларга барлык зәйлеләрнең иң җылы теләкләрен җиткерде, исәнлек-саулык, ныклык һәм исән-имин Җиңү белән кайтуларын теләде.

Район халкы берләште

Шунысы мөһим, районда гуманитар ярдәм җыю ныклы системага салынды һәм халыкны берләштерде. Йөкне формалаштыруда район администрациясе, «Зәй җылысы» хәйрия фонды, предприятиеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, шәхси эшмәкәрләр, шәһәр һәм районның гади кешеләре катнашты. Бүген шәһәр-районда 35 ноктада маскировка челтәрләре үрү, окоп шәмнәре, култык таяклары һәм мич-буржуйкалар  ясау дәвам итә. Битараф булмаган зәйлеләр  эчке киемнәр һәм пижамалар тегәләр, җылы оекбашлар бәйлиләр. Политехника көллиятендә, авыл клубларында өй токмачы  һәм үлән чәйләре әзерлиләр. Мәктәп укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр  хәрбиләргә җылы теләкләр белән  хатлар язалар.

Автор фотолары. Гуманитар йөк илтүдән фотолар Марат Кыямов һәм Сергей Хватковтан.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев