Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә район ветераннар советының яңа рәисе сайланды

Бүген Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов, Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков катнашында район ветераннар советының отчет-сайлау конференциясе узды.

Конференция эшендә республика көньяк-көнчыгыш ветераннар советының иҗтимагый оешмалары кураторы Владимир Яшанин да катнашты.

Зәйдә ветераннар хәрәкәте тарихы 1984 елдан башлана. Беренче ветераннар советы шул елны төзелә.

Конференциядә катнашучыларны район ветераннар советы эшчәнлеге белән аның рәисе Алексей Алексеев таныштырды. 

15 меңнән артык пенсионерны берләштерүче район ветераннар советы социаль учреждениеләр белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. Ветераннар активының төп бурычлары - өлкән буын кешеләрен социаль яклау, аларга ярдәм итү, пенсионерларны җәмәгать, мәдәни һәм спорт чараларына тарту.

-Грант проектларында катнашу эшебездә мөһим юнәлешләрнең берсе булды. 2024 елда Зәйдә гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы Рәисе грантларын бирү конкурсында җиңү нәтиҗәсендә «Игелекле ярдәмче» проекты тормышка ашырылды. Ел дәвамында өлкән яшьтәге 15 волонтер “Радость” үзәгендә социаль хезмәтләр алучы өлкән яшьтәге 90 кешегә төрле яклап ярдәм күрсәтте. 2025 елда “Бер сәгатькә ул” проекты грант отты. Проектны гамәлгә ашыру барышында «Радость» үзәгендә өйдә хезмәт күрсәтүче 160тан артык өлкән кеше һәм инвалид ярдәм алды. Торак биналарга вак көнкүреш ремонты ясалды, сантехника, розеткалар алыштырылды, приборлар, җиһазлар ремонтланды; болар өлкәннәрнең тормыш сыйфатын сизелерлек күтәрде. Районда социаль мөһим программалар, проектлар гамәлгә ашырыла, “Өлкән буын”, “Гаилә” илкүләм проектлары өлкән яшьтәгеләрнең актив тормыш алып баруларына юнәлдерелгән. Балалар, яшьләрне махсус хәрби операциядә, шулай ук башка кораллы конфликтларда, террорчылыкка каршы операциядә катнашучыларның батырлыклары белән таныштыру өчен хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм ветераннар белән очрашулар, батырлык дәресләре уздырыла,  - диде чыгышында Алексей Васильевич.

Бүгенге көндә шәһәр-районда 15475 пенсионер, 1 Бөек Ватан сугышы ветераны,  10 Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны, 112 тыл хезмәтчәне, 2 концлагерь тоткыны исәпләнә. Ветераннар район җитәкчелеге игътибары үзәгендә. Алар хәрби-патриотик юнәлештәге төрле чараларга тартыла, укучылар белән очрашуларда катнаша.

Конференциядә ревизия комиссиясе хисабы белән Гадания Борһанова чыкты. Район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина мәдәният учакларының өлкән яшьтәгеләр белән нинди эш алып барулары, аларның махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәме турында сөйләде. “Аккурайд уилз Руссиа” ҖЧШ ветераннар советы рәисе Илдус Ибраһимов предприятиеләрдә ветераннар белән алып барылучы эшчәнлек белән таныштырды.

-“Аккурайд уилз Руссиа” заводында 971 пенсионер исәпләнә, шуларның 8се – тыл ветернаы. Алар завод җитәкчелегенең даими игътибарында. “МАХ”та ветераннарның үз төркеме булдырылды. Аның аша пенсионерларыбыз төрле яңалыклар белән таныштырып барыла, - диде ул.

Зәй ветераннар советы 1984 елдан эшчәнлек алып бара. Аның беренче өч рәисе Бөек Ватан сугышы ветераннары була. Алар – Илья Гурьянов, Филипп Карпов, Василий Казаков. Геннадий Хәлиуллин район ветераннар советын 10 ел җитәкләде. Алексей Алексеев бу вазифада 2022 елдан хезмәт куйды. Аерым чорларда Марсель Хуҗин, Николай Шипков рәисләр була. 

Разиф Галиевич Алексей Васильевичка намуслы хезмәте, җаваплылыгы, яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә, өлкән буынның актив яшәү рәвешенә тартуда зур роле өчен рәхмәт белдерде.

Ветераннар советы составы үзгәрде. Әлеге оешманы  биш ел җитәкләгән Алексей Алексеев бу посттан үзе теләп китте. Район ветераннар советы рәисе итеп делегатлар бертавыштан Валентина Куликованы сайладылар. Валентина Петровна зәйлеләргә балалар иҗат йорты директоры буларак мәгълүм.
 

Конференция бүләкләү тантанасы белән тәмамланды - башлангыч оешмаларның иң яхшы вәкилләренә Рәхмәт хатлары  тапшырылды.

Утырышта шулай ук район ветераннар советының отчет-сайлау конференциясенә барачак кандидатуралар да сайланды.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев