Зәйдә “Олы көн – якты бәйрәм” кичәсе узды
Православие динендәгеләрнең Пасха атнасы бара. Халык атна дәвамында бер-берсен бәйрәм белән котлап, кунакка йөри.
Район җитәкчелеге, район мәдәният йорты һәм җирле керәшен оешмасы бу уңайдан “Оло кон – җакты бәйрәм” дип аталган кичә оештырда. Бәйрәм бүген Иске Зәй мәдәният йортында узды.
Кичәгә җыелучыларны район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин котлап, районда төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәвен ассызыклады, алга таба да шулай бердәм булырга чакырды.
Кичәдә район керәшеннәр җәмгыяте рәисе Петр Минеев та сүз алып, бәйрәм белән котлады.
Керәшен халкы бүгенге көндә борынгы йолаларны, гореф-гадәтләрне, халык уеннары һәм фольклорны саклап калган. 23 ел инде керәшеннәрнең мәдәнияте сагында торучы “Җиләк” фольклор ансамбле чыгышы кичәгә ямь өстәде. Шулай ук кичәдә “Русская душа” вокаль ансамбле, “Заиночки” бию төркеме, “Вдохновение” триосы, “Бишкәй” балалар фольклор ансамбле, “Ивушка”, “Старомавринские напевы”, “Рябинушка” рус ансамбльләре чыгыш ясады. Роза Зотова, Марс Гуреев, Роза Кузьмина иң матур җырларын бүләк итте.
Һәр чыгыш ясаучыга Олы көн күкәе бирелде.
Җирле рәссамнәр Александр Биканов һәм Борис Князев картиналарыннан күргәзмәне һәркем кызыксынып карады.
Бәйрәмнең кульманицион мизгеле “Олы көн табыны” фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды. Район керәшен җәмгыяте Пасха бәйрәме уңаеннан “Олы көн табыны” фотобәйгесен оештырды. Бәйгедә барлыгы 52 кеше катнашты. Алар арасында Сарман, Түбән Кама, хәтта Мәскәү, Кырымнан да катнашучылар бар иде. Фотобәйге гаилә кыйммәтләрен, милли аш-су традицияләрен саклау һәм үстерү максатыннан оештырылды.
Конкурста җиңүчеләргә призларны спонсорлар Николай Токранов, Николай Тихонов, Петр Минеев, Николай Казаков һәм Людмила Глушкова әзерләде.
Беренче урынга Елена Хәбибуллина чыкты. Икенче урында – Сарсаз-Баграж авылыннан Галина Мартемьянова, өченчедә – шулай ук Сарсаз-Баграждан Светлана Макарова һәм Кабан-Бастрыктан Юрий Ермаков. Калган катнашучылар да бүләкләр алды.
Кичә шулай матур гына үтеп китте, ул күңелләрдә җылы хисләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев