Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бүген «Энергетик» Мәдәният сараенда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган 10 якташыбызның Дәүләт һәм Россия Оборона министрлыгы орден-медальләрен гаиләләре, якыннары кабул итеп алды.

Тантаналы чара яшьармиячеләрнең Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын чыгарудан башланды. Дәүләт гимннары яңгырганда залда булучылар Ватан иминлеге өчен гомерләрен биргән каһарманнарны хөрмәтләп искә алдылар.

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Зәй егетләре  Рамил Газизов,  Марат Гомәров, Сергей Ерундов, Андрей Раплев, Айнур Шәйдуллин, Игорь Шатунов,  һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.

Шулай ук Зәй егетләре (һәлак булганнан соң) Евгений  Лифадеев  - Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә яу кырында һәм дәүләт иминлеген тәэмин итү буенча махсус биремнәрне үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен «Батырлык өчен»,   Евгений Алексеев Донецк Халык Республикасының Дәүләт бүләге - «Новгородскийны азат иткән өчен», Дмитрий Колесов - II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен», Александр Козлов Россия Федерациясе Оборона министрлыгының «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучыга” медальләренә лаек булды.

Аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләренә, якыннарына орден-медальләрне район башлыгы Разиф Кәримов белән хәрби комиссар Динар Хәсәнов тапшырдылар.

- Зәйлеләр махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән Ватаныбыз сагына басты. Ир-егетләребез илебез мәнфәгатьләре хакына  батырларча көрәшә, кызганыч, кайчакта үз гомерләре хакына. Аларның батырлыгы алдында баш иябез.  Безнең егетләребез фронт линиясенең барлык нокталарында хәрби бурычларын үтиләр. Тылдагыларның хезмәте аларга Җиңүне якынайтуда зур ярдәм итә. Шундый уллар үстергән әти-әниләренә бик зур рәхмәт. Сез аларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләгәнсез. Шулай ук батыр ир-егетләрнең тормыш иптәшләре, балаларына рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә сабырлык, ныклык телибез, - диде чыгышында Разиф Галиевич.

Дәүләт бүләкләре батырлыкны тану символы гына түгел, ә һәлак булган геройлар истәлегенә тирән хөрмәт белдерү, шулай ук аларның Ватанны саклауга керткән өлешләрен раслау булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев