Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды
Бүген «Энергетик» Мәдәният сараенда хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган 16 якташыбызның дәүләт һәм Россия Оборона министрлыгы бүләкләре гаиләләре, якыннарына тапшырылды.
Тантаналы чара яшьармиячеләрнең Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын чыгарудан башланды. Дәүләт гимннары яңгырганда залда булучылар Ватан иминлеге өчен гомерләрен биргән каһарманнарны хөрмәтләп искә алдылар.
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Зәй егетләре – кече сержантлар Рөстәм Закиров, Илдар Җиһаншин, старшина Александр Козлов, гвардия ефрейторы Руслан Мильков, ефрейтор Дмитрий Угланов, рядовойлар Олег Васильев, Константин Мишеев, Артур Мусин, Елисей Николаев, Сергей Петров, Илшат Фәйзуллин, Сергей Шишкин, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде.
Ватаныбыз иминлеген саклап батырларча һәлак булган кече сержант Дмитрий Колесов - Суворов, ефрейтор Нияз Харрасов - Донецк Халык Республикасының дәүләт бүләге - «Угледарны азат иткән өчен», рядовой Николай Романов - II дәрәҗә “Кыюлык өчен” һәм “Махсус хәрби операциядә катнашучыга”, запастагы сержант Раил Гарипов II дәрәҗә “Кыюлык өчен” медальләренә лаек булды.
Аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләренә, якыннарына орден-медальләрне район башлыгы Разиф Кәримов белән хәрби комиссар Динар Хәсәнов тапшырдылар.
- Зәйлеләр махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән Ватаныбыз сагына басты. Ир-егетләребез илебез мәнфәгатьләре хакына батырларча көрәшә, кызганыч, кайчакта үз гомерләре хакына. Аларның батырлыгы алдында баш иябез. Безнең егетләребез фронт линиясенең барлык нокталарында хәрби бурычларын үтиләр. Тылдагыларның хезмәте аларга Җиңүне якынайтуда зур ярдәм итә. Шундый уллар үстергән әти-әниләренә бик зур рәхмәт. Сез аларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләгәнсез. Шулай ук батыр ир-егетләрнең тормыш иптәшләре, балаларына рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә сабырлык, ныклык телибез, - диде чыгышында Разиф Галиевич.
Дәүләт бүләкләре батырлыкны тану символы гына түгел, ә һәлак булган геройлар истәлегенә тирән хөрмәт белдерү, шулай ук аларның Ватанны саклауга керткән өлешләрен раслау булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев