Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә махсус хәрби операциядә һәлак булган геройларның гаиләләренә дәүләт бүләкләре тапшырылды

Бүген «Энергетик» Мәдәният сараенда узган чарада хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган 7 якташыбызның орден-медальләре гаиләләренә тапшырылды.

Россия Президенты Владимир Путин Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен Зәй егетләре - сержант Сергей Афанасьев, рядовой Айрат Бәдретдинов, кече сержант Александр Мартынычев, рядовой Виктор Платонов, кече лейтенант Айдар Юнысов, һәлак булганнан соң, Батырлык ордены белән бүләкләнде. 

Ватаныбыз иминлеген саклап батырларча һәлак булган лейтенант Радик Фәрхетдинов II дәрәҗә “Кыюлык өчен”  медаленә лаек булды. 

 Аларның әти-әниләре, тормыш иптәшләренә, балаларына орден-медальләрне район башлыгы Разиф Кәримов белән хәрби комиссариаттан өлкән эксперт-белгеч Георгий Борисов тапшырдылар. 

Разиф Галиевич һәлак булган егетләрнең гаиләләре, якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде. 

- Зәйлеләр махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән Ватаныбыз сагына басты. Ир-егетләребез илебез мәнфәгатьләре хакына  батырларча көрәшә, кызганыч, кайчакта үз гомерләре хакына. Аларның батырлыгы алдында баш иябез.  Сезнең иңнәргә төшкән авыр хәсрәт – безнең уртак кайгыбыз. Сезгә сабырлык, ныклык телибез. Без Ватаныбыз иминлеге өчен гомерләрен биргән егетләребезне онытмыйбыз. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча эш алып барыла, - диде чыгышында Разиф Галиевич. 

Дәүләт бүләкләре батырлыкны тану символы гына түгел, ә һәлак булган геройлар истәлегенә тирән хөрмәт белдерү, шулай ук аларның Ватанны саклауга керткән өлешләрен раслау булып тора.

Бүләкләр тәкъдим ителгән мизгелдә бөтен зал аягүрә басты, шуның белән Ватан өчен гомерләрен биргән хәрби егетләргә үз рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев