Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган майор Сергей Петрушенко истәлегенә мемориаль такта ачылды

Истәлек билгесе Сергей Иванович хезмәт куйган 7нче мәктәп диварына урнаштырылды.

Тантанада район башлыгы Разиф Кәримов, хәрби комиссар Динар Хәсәнов, Сергей Петрушенконың тормыш иптәше һәм кызы,  махсус хәрби операция ветераннары катнашты.

Сергей Иванович 2005 елдан район мәгариф системасында хезмәт куйды. 4нче мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы-оештыручы булып эшләде, 2007 елда Гүлкин мәктәбенә директор итеп билгеләнде, аннан 2009-2011 елларда Иске Маврин мәктәбен җитәкләде. Махсус хәрби операциягә киткәнче 10 елдан артык 7нче мәктәптә тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытты. Ул балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү эшенә бәяләп бетергесез өлеш кертте. Зур хәрефтән Укытучы иде!

 Ул 58 яшендә өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына чакырылып,  майор званиесендә махсус хәрби операциягә китте. Каһарманнарча фидакарь хезмәте өчен Батырлык ордены,  II һәм IV дәрәҗә «Кыюлык өчен», «Сугышчан батырлыклары өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре, шулай ук «Донецк Халык Республикасы алдындагы казанышлары өчен» отличие билгесе һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнгән. Аларның һәрберсе - батырлык һәм фидакарьлек билгесе.

Аны укучылары бик яратты, фронтка да бөтен мәктәп белән озаттылар. Ялга кайтканда Сергей Иванович һәрвакыт мәктәпкә килеп, укытучылар, укучылары белән очрашты. 

-Сергей Иванович Петрушенко Ватан алдында бурычын намус белән үтәде. Әлеге мемориаль такта - хәтер символы гына түгел, ә безнең тыныч күк йөзенең нинди бәягә яулап алынуы, Ватан сагында торучыларның батырлыгы турында тагын бер кат искә төшерү. Ватанны саклаучылар истәлеге - ул безнең әхлакый бурычыбыз, рәхмәтебез һәм хөрмәтебез. Бу истәлекле билге балаларга батырлык һәм намус турында сөйли торган, һәркем туктала һәм дөньяның кыйммәте турында уйлана алырлык урын булсын, - диде чыгышында район башлыгы Разиф Кәримов. 

Чарада Сергей Ивановичның кызы Александра да сүз алды.

-Бүген безнең өчен бик дулкынландыргыч көн. Әтиебезне батырлыгы, каһарманлыгы өчен без һәрвакыт истә тотачакбыз. Безнең бурычыбыз – аның турында хәтерне саклау, аны йөрәктән-йөрәккә тапшыру. Кемдер өчен ул герой, ә минем өчен әтием... Кырыс, таләпчән, шул ук вакытта игелекле йөрәкле, зирәк кеше иде ул. Без аны бик сагынабыз, - диде ул.

Тантанада катнашучылар Сергей Петрушенконы  бер минут тынлык белән искә алдылар, Ватанны саклаучыга хөрмәт йөзеннән истәлек тактасы янына чәчәкләр салдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев