Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган майор Сергей Петрушенко истәлегенә ату буенча ярышлар уза

Бүген 7нче мәктәптә Россия армиясе майоры, педагог Сергей Петрушенконың батырлыгына һәм бурычына тугрылыгына багышланган пневматик винтовкадан ядрә белән ату буенча район ярышлары тантаналы төстә ачылды.

Сергей Иванович 7нче мәктәптә күп еллар тормыш иминлеге нигезләре фәнен укытты. Ул 58 яшендә өлешчә мобилизация кысаларында Ватаныбыз сагына чакырылып,  махсус хәрби операциягә китте. Каһарманнарча фидакарь хезмәте өчен Батырлык ордены,  II һәм IV дәрәҗә «Кыюлык өчен», «Сугышчан батырлыклары өчен», «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре, шулай ук «Донецк Халык Республикасы алдындагы казанышлары өчен» отличие билгесе һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале белән бүләкләнгән. Аларның һәрберсе – батырлык һәм фидакарьлек билгесе.

Ярышларны ачу тантанасында мәгариф идарәсе башлыгы Миләүшә Вәлиәхмәтова анда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп:

-Сез – традициягә керәчәк бу район ярышларының беренче катнашучылары. Моны һәрвакыт исегездә тотыгыз. Сергей Иванович чын укытучы, остаз иде. Ул укучыларында намуслылык, бурычка тугрылык, тәртиплелек, ярдәмчеллек кебек сыйфатлар тәрбияләде. Бүген яңгыраган һәр ату тавышы каһарман укытучыбыз истәлегенә хөрмәт күрсәтү буларак яңгырасын, - диде ул.

Ярышларда 22 команда катнаша, команда составы өч кешедән - ике малай, бер кыздан тора. Җиңүче команда күчмә кубокка ия булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев