Зәйдә мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында куркынычсызлык чараларын көчәйтү турында фикер алыштылар
Зәйдә район башлыгы Разиф Кәримов рәислегендә террорчылыкка каршы комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.
Комиссиядә төп тема итеп мәгариф объектларына һөҗүм куркынычын профилактикалау буенча кичектергесез чаралар күрүгә юнәлдерелгән мәсьәләләр каралды.
Утырышта катнашучылар мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының террорчылыктан саклану торышын җентекләп анализладылар. Төп докладлар белән мәгариф идарәсе җитәкчесе Миләүшә Вәлиәхмәтова, федераль иминлек хезмәте хезмәткәре Риназ Шәйгарданов һәм эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Олег Камалюков чыгыш ясады.
Куркынычсызлыкның хокукый аспектларына аерым игътибар бирелде. Зәй шәһәре прокуроры Сергей Урванцев мәгариф объектларын саклауны оештырганда закон таләпләрен тайпылышсыз үтәргә кирәклеген ассызыклады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев