Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә мәдәният хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр

Бүген Зәй балалар музыка мәктәбендә Мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара узды.

Бәйрәмнең яз аена туры килүе юкка түгелдер, чөнки сәнгать өлкәсендә эшләүчеләр үзләре дә яз кебек, тирә-юньдәгеләргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итәләр, фидакарь хезмәтләре, сәнгатькә тугры хезмәт итүләре белән тормышыбызны онытылмаслык  мизгелләр белән тулыландыралар. 

Тантаналы чарада мәдәният хезмәткәрләрен район башлыгы вазифаларын башкаручы Петр Уразайкин һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул чыгышында мәдәният тармагында хезмәт куючыларның махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү эшенә аерым тукталды, аларга тырыш хезмәтләре, битараф булмаулары өчен рәхмәт белдерде. 

- Бу көн – сезнең һәрберегезгә үз эшегезгә тугрылыклы булуыгыз, иҗади якын килүегез һәм җәмгыятебезнең мәдәни кыйммәтләрен саклауга һәм үстерүгә керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен  рәхмәт белдерү өчен менә дигән мөмкинлек. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә мәдәният учреждениеләре чаралар өчен мәйданчык кына түгел, ә чын рухи үсеш үзәкләренә, яңа идеяләр туа, талантлар ачыла һәм традицияләр буыннан-буынга тапшырыла торган урыннарга әверелә. Алга таба да тырыш хезмәтегез белән зәйлеләргә шатлык китерүегезне дәвам итегез. Халыкны мәдәни агарту, кешеләрнең күңеленә үтеп кереп, аларны зәвыклырак, рухи яктан баерак итү омтылышы сезгә көч һәм дәрт өстәсен! Барыгызга да корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим! Күгебез аяз, табыннарыбыз мул булсын! – диде чыгышында Петр Сергеевич. 

Бәйрәмдә мәдәният өлкәсендә озак еллар тырыш, талантлы, намуслы хезмәт куючыларны  бүләкләделәр. 

Мәдәният идарәсенең әйдәп баручы белгече Светлана Сибгатуллинага Татарстан Республикасы мәдәният министры Рәхмәте белдерелде.

Автоклуб мөдире Сирена Хөснетдинова, Урта Баграж һәм Поручик мәдәният йортлары директорлары Лариса Кузьмина һәм Гадәния Борһанова, балалар музыка мәктәбенең фортепиано классы укытучысы Дина Семеновага район башлыгы Мактау грамоталары тапшырылды. 

Әхмәт һәм Карамалы авыллары клублары мөдирләре Ризида Абрамова һәм Илсөяр Хәлиуллина, Ал. Бистәсе мәдәният йорты директоры Светлана Степанова мәдәният үсешенә намуслы һәм шәхси өлеш керткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

“Энергетик” Мәдәният сарае сәркатибы Алена Фадеева, район мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Зинаида Владимирова, шәһәр мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Любовь Мөбәрәкшина, муниципаль бюджет киноучреждениесе контролерлары Ольга Токмачева һәм Галина Александрова, Ал. Бистәсе, Югары Баграж, Кадер авыллары китапханәчеләре Елена Илларионова, Людмила Емельянова, Гөлфия Сөләйманова, Имәнлебаш мәдәният йорты техник хезмәткәре Илгизә Сафиуллина, Сарсаз-Баграж мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Роза Герасимова, Иске Тәкмәк авылы клубы мөдире Марина Ермолаева район башкарма комитеты җитәкчесе Рәхмәт хатларын алды. Рәхмәт хатларын аларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Регина Камалова тапшырды. 

Шулай ук бер төркем мәдәният хезмәктәрләре район мәдәният идарәсе Мактау грамоталары белән бүләкләнде. 

Мәдәният хезмәткәрләре өчен Татьяна Давыдова, Светлана Минеева, “Азаль”, “Каприз” вокаль-хореографик ансамбльләре иң матур чыгышларны бүләк итте.

Ирина Смирнова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев