Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә мәдәният тормышының югары зәвыклы булуы билгеләнде

Бүген Зәйнең “Энергетик” Мәдәният сараенда районның мәдәни тормышы эшчәнлеген барлау, алга планнар билгеләү буенча мәдәният идарәсе хезмәткәрләренең коллегия утырышы үтте.

Аның эшендә район башлыгы Разиф Кәримов, ТР Дәүләт Советы депутаты Ринат Фазылов,  Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова, ТР Мәдәният министрлыгы вәкилләре, район башкарма комитеты җитәкчесе Эмиль Галеев, район активы катнашты. 

Кунакларны мәдәният сарае каршыннан ук “Улыбка” хореография ансамбле матур биюләре белән каршы алды. Ә фойеда районыбызда яшәүче күпмилләтле халыкның кул эшләрен чагылдырган тирән эчтәлекле тере күргәзмә барысын да сокландырды.

Биредә татар халкының чигү эшләрен дә, керәшеннәрнең кәрзин үрү осталыгын да, чувашларның кул эшләрен, русларның матур курчакларын күрергә мөмкин булды. Ә музыка мәктәбе укытучылары ансамбле төрле уен коралларында халык көйләрен башкару гына түгел, татар телендә җырлап та күрсәттеләр. Шулай ук мәдәният өлкәсендә ел дәвамында район талантларының уңышларын чагылдырган күргәзмә дә бай иде. 

Ә пленар өлеш алдыннан райондагы мәдәни чараларны колачлап әзерләнгән видеофильм зәйлеләрнең киң кырлы иҗат осталары булуларын тагын бер кат дәлилләде.

- Без үзебезнең район кешеләренең һәртөрле бәйге, фестивальләрдә уңышлар яулаулары белән горурланабыз. Моның өчен бөтен шартлар да тудырыла, төрле костюмнарга билгеләнгән сумма гына миллионнар белән исәпләнә. Әгәр дә алар халыкның, яшьләребезнең иҗади тормышын бизи икән без бик шат кына, - дип ассызыклады район башлыгы Разиф Кәримов үз чыгышында. 

Ул шулай ук, районның социаль-икътисади үсешенә кыскача күзәтү ясады. 2026 елда мәдәни өлкәдә башкарылачак эшләрне бәян итте. 

“Быел без Чыбыклы мәдәният йортын капиталь төзекләндерүне төгәлләүне, ә инде алга таба тарихыбызны саклаучы туган як тарихын өйрәнү музеенда заманча шартлар тудыруны күз уңында тотабыз. Иң мөһиме тудырылган мөмкинлекләрдән файдаланучылар булсын, алар халык һәм яшьләр файдасына эшләсен. Быел шәһәр музыка мәктәбе 65 еллык юбилеен билгеләп үтә. Әлеге мәктәп эше, яшь белгечләр, талантлы яшьләргә юл күрсәтүе белән республикабызда билгеле. Аларга юбилейлары уңаеннан рояль бүләк итү күздә тотыла”, - диде Разиф Галиевич. 

Ә үткән ел дәвамында районда уздырылган мәдәни чаралар, уңышлар турында мәдәният идарәсе башлыгы Адель Корнилова сөйләде.

- Узган ел район җирлегендә  6054 мәдәни - ял чарасы оештырылды. Болар арасыннан иң эреләре  “Масленица” халык күңел ачуы,  “Мәдәни десант” методик семинар-практикумы,  “Сабантуй" милли бәйрәме,  42нче тапкыр Сөббух Рәфыйков исемендәге премия язучының тууына 112 ел тулу уңаеннан балалар музыка мәктәбе коллективына тапшырылды,  Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәге оештырган фольклор-этнографик экспедиция Зәебездә эшләде, танылган татар галиме, педагог, табиб, тарихчы Таҗетдин Ялчыгол истәлегенә багышланган 12 нче республика фәнни-гамәли конференциясе уздырылды,  “Һөнәрдә мәдәни код” республика фестиваль-конкурсы үтте, Питрау бәйрәмен гөрләттек, республика һәм шәһәр көненә багышланган бәйрәм чаралары югары дәрәҗәдә оештырылды. Һәр чарада һәвәскәр артистларыбыз, талантлы балаларыбыз күңелләрне сөендереп чыгыш ясый, үрләр яулый. Мәдәни мирасны саклауда һәм киләсе буыннарга тапшыруда мәдәният ветераннары мөһим роль уйный. Хезмәтегез, сәнгатькә тугрылыгыгыз һәм гомерегез буе күрсәткән фидакарьлегегез өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез, - диде ул үз чыгышында. 

Туган як тарихын өйрәнү музее директоры Резидә Юнысова төзекләндерелгән тарихи йортны ничек күзаллаулары проекты белән таныштырды. 

Район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатина авыллардагы актив мәдәни тормышка тукталды, тудырылучы шартларны бәян итте.

- Быел безнең өч мәдәният йортында – Баграж, Урсай, Гулькинда түбәләр алыштырылды, икесендә – Әхмәт һәм Шыкмайда җылыту системалары яңартылды. Һәр авылның мәдәният хезмәткәрләре халыкны төрле иҗади эшләргә тартып актив эшлиләр, - диде ул. 

Керәшеннәр җәмгыяте башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова исә үз чыгышында зәйлеләрнең республика керәшеннәре арасында иң активлар булуын билгеләде. 

“Зәйне без республикада керәшеннәр башкаласы, дип атарга күнеккәнбез. Бу атаманы сез чынлап торып аклыйсыз. Активлыгыгыз, халык гореф-гадәтләрен саклап яшәвегез өчен рәхмәт сезгә. Аеруча район башлыгы урынбасары Петр Уразайкинга  һәртөрле ярдәме өчен зур рәхмәт, - диде ул.

Һәм актив оештыру эшләре өчен үзәк китапханә директоры Сәрия Батршинага, район мәдәният йорты директоры Гүзәлия Гатинага җәмгыятьнең Рәхмәт хатларын тапшырды. 

“Таткультресурсцентр”ның халык иҗаты үсеше бүлеге мөдире Гөлфирә Хисаметдинова да Зәйдә мәдәни тормышның гөрләвен билгеләде, алга таба да шулай актив булырга чакырды. 

Коллегия утырышы иң-иңнәрне бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Мәдәниятны үстерүдәге озак еллар намуслы хезмәте өчен ТР Мәдәният министрлыгы күкрәк билгесе белән үзәкләштерелгән китапханәләр системасы бүлеге мөдире Ираида Жижикина бүләкләнде. ТР Мәдәният министрлыгы Мактау грамотасы киноучреждение директоры Нина Столбовага бирелде. Район башлыгының Мактау грамоталарын үзәк  китапханәдән Регина Комарова, киноучреждениедән Зәлбирә Зиатдинова, Светлана Салмина, Гөлнара Хәйруллина, Нина Хрипунова, Дүрт-Мунча авылы китапханәчесе Румия Зарипова, Якты Күл мәдәният йорты директоры Татьяна Егорова, музыка мәктәбеннән Фәнүзә Мөхәммәтҗанова алдылар. Район башлыгының Рәхмәт хатына Наталья Каракаева лаек булды. Бүләкләүләрне Разиф Кәримов белән Ринат Фазылов бергәләп алып бардылар.  

Шулай ук бертөркем мәдәният хезмәткәрләре район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатларына һәм мәдәният идарәсе башлыгының Мактау грамоталарына ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев