Заинск-информ 16+
Рус Тат
Көн темасы

Зәйдә Изге чишмәдә – Качману

Бүген, 19 гыйнвар православие динен тотучыларның Качману бәйрәмендә, Зәйдә традиция буенча Иске Зәйне әйләнеп узу юлы буендагы Изге чишмәдә дини чара үтте.

Бу урында Качману йоласын үтәү өчен барлык шартлар да тудырылган, иминлекне тәэмин итү өчен янгын-коткару хезмәте, эчке эшләр бүлеге, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре дежур тора.  Шулай ук җылыну, киенү өчен автобуслар куелган, кайнар коймак белән чәй эчү мөмкинлеге дә бар.

 11.30да  Изге чишмә Родион атакай тарафыннан изгеләндерелде. Әлеге чарада район җитәкчелеге дә катнашып, халыкны бәйрәм белән котлады.

“Районыбызның православие динен тотучыларын Качману бәйрәме белән тәбрик итәм. Зәй районында күпмилләтле халык яши, иң мөһиме алар бер-берсенең динен, горкф-гадәтләрен, традицион бәйрәмнәрен хөрмәтләп яшиләр. Барыбызга да сәламәтлек телим, илләребездә тынычлык урнашсын”, - дип ассызыклады Разиф Галиевич үз чыгышында.

Бүген, 19 гыйнварда Изге чишмәгә барырга теләүчеләргә уңайлы булсын өчен маршрут автобуслары түбәндәге сәгатьләрдә йөри:
«35нче бистә» тукталышыннан: 5.05, 6.05, 6.35, 7.35, 8.20, 9.20, 9.50, 10.50, 12.20, 12.50, 14.20, 15.20, 15.50, 16.50, 17.20, 18.20, 19.45.
«Сельхозтехника» тукталышыннан: 5.50, 6.50, 7.20, 8.20, 9.05, 10.05, 10.35, 11.35, 13.05, 13.35, 15.05, 16.05, 16.35, 17.35, 18.05, 19.05, 20.30.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев